|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2022 Җәмгыять
Сәйф Сараиның тормыш юлы һәм иҗаты белән тарихчы галимнәр генә түгел, язучылар да кызыксына17 майда Камышлы авылы урта мәктәбендә Сәйф Сараиның тууына 700 ел тулу уңаеннан регионара фәнни конференция узды. «Сәйф Сараи укулары»н Камышлы районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган иде. Шагыйрьнең туган урыны төгәл билгеле булмаса да, галимнәр аны Камышлы районы белән бәйли.
Якынча 1321 - 1396 елларда яшәгән Сәйф Сараи Сарай әл-Җәдит шәһәрендә укыган һәм шагыйрь буларак формалашкан. 1340 елларда Сарай әл-Җәдит Алтын Урда башкаласы итеп билгеләнә. Анда сәяси тормыш кайнап торган, дин һәм мәдәният чәчәк аткан. Сәйф Сараи Мисырга 1380 елларда күчеп килә һәм солтан сарае канцеляриясендә хезмәт итә башлый.
Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараиның Камышлы җирендә тууын иң беренчеләрдән булып мәрхүм археолог Равил Фәхретдинов фаразлаган. Ә ул вакытта хәзерге Идел буе тө¬бәкләре Алтын Урда дәүләте җирләре булган.
- Алтын Урда дәүләте күптән инде юк, ул чорның архив документлары да сакланмаган. Сәйф Сараи әсәрләрендә тел¬гә алынган истәлекләргә, архео¬логик хезмәтләргә нигезлә¬неп, без шагыйрьнең Самара өлкәсе, Камышлы җирлегендә дөньяга килүен фаразлый алабыз, - дип сөйләде Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.
Шул ук институтның фәнни хезмәткәре Искәндәр Измай¬лов Самара өлкәсенең Камышлы районында Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин булуын әйтте. «Идел буе Болгар дәүләте җирләрендә без Кытай фарфоры, Сүрия пыяласы, Иранда ясалган бронза савытлары табабыз. Бөек ефәк юлының бер тармагы Камышлы районы тирәсеннән үт¬кән булырга тиеш, чөнки Урта Азиядән Идел буе Болгарына шушы җирләр аша барганнар», - дип аңлата тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.
Конференциядә М.А. Ус¬мବнов исемендәге Алтын Ур¬да һәм татар ханлыкларын өй¬рәнү үзәгенең өлкән фәнни хез¬мәткәре, фәннәр кандидаты Эльмира Сәйфетдинова да катнашты. Ул Сәйф Сараиның мәмлүкиять Мисырында яшәгән чоры һәм иҗаты белән таныштырды.
Казан федераль универси¬теты профессоры Хатыйп Миң¬негулов, Сәйф Сараиның иҗа¬тын өйрәнүгә шактый көч куйган галимнәрнең берсе, «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләрен 1999 елда татар те¬лендә җыентык итеп бас¬тырып чыгарган. «Сәйф Са¬раи¬ның туган көне һәм урыны төгәл билгеле түгел. Үзенең бер шигырендә ул Камышлы йорт илендә туып, Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәрендә белем алуы, Сарайда шагыйрь булып танылуы, соңрак Мисырда яшәвен яза. Безнең илдә камыш сүзе булган атамалар берничә, ләкин галимнәр аны Идел буендагы, ягъни Самара өлкәсендәге Камышлы белән бәйли», - дип билгеләп үтте Хатыйп әфәнде.
Сәйф Сараиның тормыш юлы һәм иҗаты белән тарихчы галимнәр генә түгел, язучылар да кызыксына икән. Казаннан килгән делегация составында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Ольга Иванова да бар иде. Хәзерге вакытта ул Сәйф Сараи турында роман яза икән. Бирегә ул тарихи шәхеснең туган җирен үз күзләре белән күрү өчен килгән. Бу аңа әсәрне баетырга ярдәм итәр, дип ышана.
Конференциядә шулай ук Похвистнево районының Гали авы¬лыннан «Ак калфак» татар хатын-кызлары оеш¬масы җи¬тәкчесе Кәүсәр Шәй¬хет¬ди¬нова, Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Таҗетдинова, Татар Байтуганы авылыннан «Әлифба» музее җитәкчесе Нурания Абзалова һәм Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гатина катнаш¬тылар. Алар кунакларны өл¬кәбезнең башка күренекле шә¬хесләре белән таныштырдылар.
Самараның «Туган як тарихын өйрәнү» җәмгыяте җи¬тәкчесе Шамил Галимовның «Самара шәһәренә нигез салу вакыты: чыганакларны анализлау һәм интерпретацияләү проблемасы» дип аталган доклады Казан тарихчыларында зур кызыксыну уятты. Ул 1586 елга кадәр хәзерге Самара җир¬ләренең Идел Болгарстанына, Алтын Урдага, Казан ханлыгына, Нугай Урдасына керүе ту¬рында сөйләде. Биредә татар авыллары, шәһәрчекләр булуын дәлилләүче чыганак¬лар бар: җирле халыклар иген¬челек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, гомумән, бу төбәктә икътисад үсеше юга¬ры булган, дип сөйләде. Мәр¬җани исемендәге Тарих институты галимнәре Шамил Гали¬мовны Алтын Урда чорын өйрәнүгә багышланган фәнни конференциядә катнашырга чакырдылар.
«Сәйф Сараи укулары»ның икенче өлеше Сәйф Сараи музеен оештыруга багышланган иде. Камышлы авылы китап¬ханәсендә моның өчен урын да бүлеп бирелгән. Татарстан кунаклары музейга Алтын Урда чорына багышланган зиннәтле тарихи китаплар, Сәйф Сараи әсәрләрен һәм портретын бүләк иттеләр. Аны Татарстанның танылган рәссамы Илдус Мортазин иҗат иткән.
Очрашу ахырында Илнур Миргалиев Камышлы архео¬логиясен өйрәнергә кирәк, ди¬гән фикер әйтте. Мәрҗани исе¬мендәге Тарих институты Камышлы тирәсендәге зиратлардагы ташъязмаларны өй¬рә¬нүгә керешәчәк.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
фотода: Шамил Галимов (сулдан уңга), Эльмира Сәйфетдинова, Резеда Төхбәтшина, Ольга Иванова, Люция Гыйниятуллина, Илнур Миргалиев, Хатыйп Миңнегулов, Римма Галимуллина, Искәндәр Измайлов
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|