|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2022 Мәдәният
«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды (ФОТО)30 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды. Татар җәмәгатьчелеген рухландырган әлеге бәйге республикабызда икенче ел үткәрелеп килә. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү максатыннан оештырылды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесен оештырып, җиңүчеләрен ачыклады. Җиңүчеләр 10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Проза номинациясендә беренче урынны Закиров Эмиль, икенче урынны Хисамова Дилә, өченче урынны Әфризунова Динә алды. Мәсәл номинациясендә беренче урынны Сибагатуллина Дилә, икенче урынны Мәрданова Раида, өченче урынны Хәбибрахманова Нәргизә, Әскәрова Зилия алды. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: Проза номинациясендә беренче урынны Галиева Ильвина, икенче урынны Галимуллина Фәридә, өченче урынны Мөхетдинов Әнвәр алды. Проза номинациясендә беренче урынны Шакирова Гүзәл, икенче урынны Хәмәтшина Алинә, өченче урынны Булатова Гөлнара алды. Мәсәл номинациясендә икенче урынны Салаватова Эльза, өченче урынны Мәхмүтова Гөлшат, Мөхетдинов Рамил алды. Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында: Беренче урынны Батталова Гөлүсә, икенче урынны Ибраһимов Булат, Шәгәрәева Алинә, өченче урынны Бәширова Нурия, Хәмзин Алмаз алды. Шигъри гаиләләр арасында: Профессиональ катнашучылар арасында: Беренче урынны Әхмәдуллин Ришат, икенче урынны Пискунов Артем, Талипов Эмиль, өченче урынны Хөснетдинов Динар алды.
--- |
Иң күп укылган
|