|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2022 Җәмгыять
Гауга: мәктәп линейкасында яхшы укучыларга шампан шәрабы таратканнарПенза шәһәрендәге 25 нче мәктәптә оештырылган Соңгы кыңгырау бәйрәме ата-аналарда шау-шу тудырган. Бишлегә укыган балаларына тантаналы чарада шампан шәрабы бүләк итүләре турында алар социаль челтәрдә пост урнаштырган. Сүз уңаеннан: шампан шәрабы алкогольсез булган. Социаль челтәрдән кулланучылар бү бүләкне исә урынсыз дип тапкан.
Пенза өлкәсенең мәгариф министры Алексей Комаров әти-әниләрнең сүзен куәтләп, “Сез хаклы – шешә түгел, ә китап, грамота бүләк итәргә кирәк. Мәктәп директоры вазифаларын башкаручыга карата карарлар кабул ителде”, дип хәбәр иткән.
Сүз уңаеннан: Пенза өлкәсендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ел саен кибетләрдә алкоголь эчемлекләр сату тыела.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|