поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.05.2022 Шоу-бизнес

Гөлнара Габидуллина: Үземә туктале, синең бит ирең бар, дим

Җырчы Гөлнара Габидуллина кечкенәдән җырлый, гармунда уйный. Югары уку йортында музыка укытучысы белгечлеген алып, педагог та, җырчы да була. Ә иҗат юлын 1999 елда җырчы ИлСаф төркемендә башлый. Хоббиларына килгәндә, Гөлнара бакча эшен һәм аш бүлмәсен ярата. Үз йорты белән яшәгәч, ел саен яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерә, ишегалдын чәчәккә күмә.

Гөлнара белән йөкле вакытта, әти-әнисе Казахстанга күченә. Әтисенең эше белән бәйле, шулай туры килә. Ике энесе дә шунда туа. Казахстанда чакта ук музыка мәктәбендә белем ала, баянда уйнарга өйрәнә. Мамадыш районының Берсут җәнлек совхозына күченеп кайтканда, Гөлнарага 12 яшь була. Әти-әнисе күптән лаеклы ялда. Электән умартачылык белән шөгыльләнәләр, бал саталар. Гөлнараның бер энесе Илдар Төркиядә эшли. Гаиләле, дүртенче балаларын көтәләр икән. Икенче энесе Айдар әти-әниләре белән бергә яши.
 
— Гөлнара, үз йортыгыз белән тора башлаганга ничә ел бар?
— Электән Идел буе районында яшәдек. Шуңа өйне дә бу якта булдырырга теләдек. Урыныбыз җайлы, шәһәрдә. РКБ якын, каршыда — волейбол үзәге, Каенлык та монда гына. Йорт салып, күченеп чыкканга ун ел булды. Ирем белән абыйсы төзеделәр. Төзелеш эше Тәүфыйкка яхшы таныш. Шуңа барысын да үзе уйлап, рәтен, тәмен белеп эшләде.
 
— Бакча сезоны башланды. Ниләр башкарырга өлгердең?
— Шушы көннәрдә Тәүфыйк авылдан машинага төяп, тирес алып килде. Кыйммәтле бүләк диярсең, моны ике ел көттем (көлә). Түтәлләр ясадым, розалар төбенә салдым, бакча җиләге рәтләрен эшкәрттем. Маникюр онытылды хәзер. Дөресен әйткәндә, яшь барган саен, табигый матурлыкка өстенлек бирәм. Артык бизәнмим, тырнак ясатмыйм. Җәй буе бакчадан кермим. Участок зур түгел, әмма эш җитә. Помидор-кыяр, ташкабак — барын да үстерәм, чәчәкләр күп утыртам. Соңгы елларда розаларның төрлесен үстерә башладым.
 
— Консервлау эшенә дә оста син!
— Былтыр кыярны күп тозладым. Башта ясыйсы килә. Аннары, кая куеп бетерербез, дигән идем. Әкрен генә бетеп килә. Солянка, пицца, салатларга кушам, болай да яратып ашыйбыз. Төрле лечолар ясыйм. Үстергәнне урнаштырып барам.
 
— Туры эфирларда аш бүлмәңне еш күрәбез. Көн дә төрле ризык әзерлисең.
— Гаилә булгач, төрлесен пешерәм. Әзер ризык сатып аласым килми. Аеруча манты, кыстыбый, бишбармак яратабыз. Баллыга исем китми. Пешерергә дә, ашарга да яратам... Бераз ашауны киметәсе иде. Хәзер җәй, Сабантуйлар якынлаша. Матурланырга кирәк. Күбрәк су эчәм. Баш авыртмый башлады, рәхәт. Элек яратмый идем, бер ияләшкәч, эчелә икән. Иртән организм суны үзе сорый хәзер.
Кияүгә чыккач, “йомшардым” дигәндәй... Теләгәнне ашап, ирем ничек бар, шулай ярата, дип тынычлану да дөрес түгел. Өйдә син җырчы да, йолдыз да түгел, ә хатын һәм әни. Төрле вакыт була. Кайчак онытылып, әй ярамаган дип, бер киемнән дә йөрергә мөмкинмен. Аннары, туктале, синең бит ирең дә бар, дим. Шуңа хәзер өй киемнәре турында да күбрәк уйлый башладым, матурларын һәм төрлесен алырга кирәк. Кыш буе онытылып торабыз, артык килограммнар җыябыз да, яз җиткәч, шулай “уянабыз”.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»