|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2022 Бәйге
![]() "Тукайны укыйбыз" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан ФОТОмизгелләр«Китап club» ресторанында Татарстан китап нәшрияты оештырган "Тукайны укыйбыз" видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Актаныш, Теләче, Түбән Кама һәм республикабызның башка шәһәр-районнарыннан килгән җиңүчеләр катнашты. Конкурска барлыгы 500 ләп видео килгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар Г. Тукай әсәрләренең искиткеч башкарылуы белән шаккатырдылар. Конкурста иң яшь катнашучыга нибары 3 яшь, иң өлкәненә 69 яшь. Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә: "Монда җиңелүчеләр юк, һәр катнашучы легендар шагыйрьнең иҗатын яратуын күрсәтте һәм аның әсәрен үзенең йөрәге аша үткәреп башкаларга да җиткерә алды. Г. Тукай әсәрләрен һәр башкаручы үзенең кабатланмас видеошедеврын ясады". Тантана барышында җиңүчеләргә бүләкләрне һәм дипломнарны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех һәм балалар редакциясе мөхәррире, шагыйрь Рифат Сәлах тапшырды. Элегрәк конкурста катнашкан һәр катнашучыга махсус катнашучы сертификаты җибәрелгән иде. Җиңүчеләрнең үзләре, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты студентлары Вәлиев Рамил һәм Низамова Аделия чыгышлары тантананың иң якты мизгелләре булды. Алар сәхнәдә легендар шагыйрьнең тормышыннан бер көн тәкъдим иттеләр. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында һәм автограф сессия белән тәмамланды.
--- |
Иң күп укылган
|