|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2022 Спорт
Көрәшче Раил Хәбибрахманов: "Җиңүне миңа бирделәр. 15 минуттан соң бу җиңүне кире алдылар"Көрәшче Раил Хәбибрахманов тәүге тапкыр 26 кг авырлыкта көрәшә башлый, 36 кг га җиткәч, зур җиңүләр яулый. Бүген 60 кг авырлыкта, туган ягы Мамадыш районы өчен бил алыша. 9 апрельдә көрәш буенча узган Казан шәһәре чемпионатында Раил үз авырлыгында чемпион булды. — Раил, көрәшкә килгәндә, сиңа ничә яшь иде?
— I сыйныфта укыган чагымда ук, әти кулымнан тотып, спортзалга китерде. Әти үзе дә, бабайлар да көрәшеп үскән. Беренче тренерым — Рафаэль Хәмидуллин. Миннән ул көрәшче ясады. IV-V сыйныфларда инде тулысынча төшенеп, бирелеп шөгыльләнергә тотындым, тренировкалардан иң соңгы китә идем. Шуңа нәтиҗәләр дә булгандыр. Мәктәп елларында физкультура буенча Россия күләмендә оештырылган олимпиадаларда берничә тапкыр призер булып, бер авырлыксыз университетка укырга кердем. Кайсы юнәлешне сайларга дигән сорау да борчымады. Спорт юнәлешеннән китәсемне, көрәш буенча үсәчәгемне яхшы чамалый идем. Укырга, тренировкага, үз өлкәм буенча эшкә дә өлгерәм.
— Тулай торакта яшисеңме?
— Әйе, дүрт егет бер бүлмәдә торабыз. Төрлебез төрле районнан, бик дуслаштык. Бергә ашарга әзерлибез. Казанга килгәнче, пешерә белми идем, өйрәндем. Зыянлы ризыклар ашамыйм. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, табигый соклар яратам.
— Эшләгәч, студент егет өйдән акча алмыйдыр?
— VIII сыйныфтан бирле әти-әнидән акча алганым юк. Көрәшеп йөргәч, гел бүләкләр булды, акчалата да эләгә иде. Көрәшеп откан савыт-сабаны тулай торакка төяп килдем. Стипендия алам, эшлим дә. Акча үземнеке үземә җитә.
— Казанда тренерың кем?
— Беренче тренерым Рафаэль абый әле дә безнең белән шөгыльләнә. Күрешкән саен, сөенеп каршылый. Казанда университетта тренерым — Динар Кәримуллин.
— Имгәнүләр дә булмый калмагандыр?
— X сыйныфта кулны сындырдым. Ул көнне, сизенгәндәй, тренировкага барасым килмәгән иде, үземне мәҗбүр иттем. Сөяк сынып, бүтән урынга күчкәне дә булды. Ике операция ясадылар. Бер елга якын гипс белән йөрдем. Аннары түзмәдем, табибның: “Әлегә тренировкага йөрү катгый тыела”, — диюенә карамастан, гипсны салып, спортзалга киттем. Эзе калды, кул бик тураеп бетми. Әмма куркып тормыйм, көрәшүне беләм.
— Хөкемдарлардан канәгать булмаганда, үзеңне ничек яклыйсың?
— Бер тапкыр шундый очрак булды: яшүсмерлар арасында зур ярышта финалга чыктым. Көндәшем тезен авырттырды, җиңүне миңа бирделәр. 15 минуттан соң бу җиңүне кире алдылар. Видеоны карадык, анда минем яктан чиста җиңү иде. Көндәш аягын авырттыргач, яңадан көрәшеп булмады, тоттылар да 1 нче урынны аңа бирделәр. Ул чакта миңа 14-15 яшь иде. Күңелемдә калды инде.
Ә болай төрле чак була. Хөкемдарларга да җиңел түгел. Көрәштә бәяләү авыр. Хәрәкәтләр төрле һәм бик тиз, бигрәк тә яшүсмерләр булганда. Җиңел гәүдә белән бер-беребезне күтәреп “очырабыз” гына. Бәхәсле чакта видеоларны кат-кат карыйлар.
— Көрәш түгәрәгенә язылучылар шактый булса да, келәмдә яшьләрнең бик азы гына кала.
— Яшь көрәшчеләрнең күбесенең көче җитми. Тренировка саен бөтен гәүдә авырта, кайберләренә бу ошамый, моның аша үтәргә кирәк. Көрәшә башлагач, вакыт кысыла, ә күбесенең ирекле буласы килә. Спортка кереп киткәч, күңел ачуларга буш вакыт та, теләк тә калмый. Көн саен кызлар артыннан да чабып булмый. Үзеңне чикләргә туры килә. Шуңа көрәшчеләр иләктән иләнә, иң яхшылары, көчлеләре генә кала.
Аннары, башта җиңелгәч тә, күпләр “сына”. Моны күңелгә артык якын алмау, алга таба дәвам итү мөһим. Бүген булмаса, иртәгә килер җиңү. Тренерым: “Чыктың да бирелдең түгел. Азакка хәтле көрәшергә, матур итеп җиңелә белергә кирәк”, — ди. Җиңелүләрдән дә үзебезгә сабак алырга кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|