|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2022 Мәдәният
Камал театры артисты Илдус Габдрахмановка 55 яшь тулды27 май – Татарстанның халык артисты Габдрахманов Илдус Илгизәр улының туган көне. Габдрахманов Илдус Илгизәр улы 1967 елның 27 маенда Татарстанның Апас районы Апас авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм армия хезмәтеннән соң, 1990 елда, Татар академия театрына кабул ителә. Романтик пландагы, искиткеч бию осталыгына, сәхнә пластикасына ия артист. Рольләре: Альдемаро — «Биюче» (Лопе де Вега); Тукай — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Фәридун — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони); Ромео — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Илгизәр — «Илгизәр + Вера», Алмаз — «Шулай булды шул», Микуш — “Гөргөри кияүләре” (Т.Миңнуллин); Җәүдәт — «Һинд кызы» (Г.Каюм); Баханур — «Мәхәббәт карагы», Ринат – «GO! Баламишкин» (Ф.Бүләков); Атиллио — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Әсән — «Арзы кыз» (М.Тарухан); Севрюгин — «Телсез күке» (З.Хәким); Федотик — «Өч сеңел» (А.Чехов); Исәнбай — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б. Хөрмәтле Илдус Илгизәрович, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез.
--- |
Иң күп укылган
|