поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.05.2022 Шоу-бизнес

Миләүшә Газизуллина: «Апаның уңышлары – минем өчен зур этәргеч»

Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка икътисадчы, блогер, алып баручы һәм чәчкәләр үстерүче Миләүшә Газизуллинаны чакырдык. Танылган җырчының сеңлесе булу – җаваплылыкмы? Мәдәни үзәктән читтәгеләргә игътибар һәм мөмкинлекләр җитәме? Петуния үстерү нәрсәсе белән кызыклы? Без шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?
 
– Бик яхшы, рәхмәт! Ялымның соңгы атнасы. Шул форсаттан файдаланып, ирем белән теплицада петунияләр янында мәш килеп ятабыз әле менә.
 
– Миләүшә, сез – блогер да, җырларыгыз да бар, чаралар да алып барасыз. Гадәттә, мондый «арсенал»ы булганнар үзәккә – Казанга ашкына. Сезнең Әлмәттән китәсегез килми кебек.
 
– Бу сорауны миңа бик күпләрнең биргәне бар. Казанда мөмкинлекләр күбрәк, диләр. Ләкин миңа Әлмәт ошый. Кечкенә ул, шундый рәхәт шәһәр. Төрле яктан үсү өчен мөмкинлекләр монда да җитәрлек. Киләчәктә ни буласын кистереп кенә әйтә алмыйм, тик бүген мин Әлмәттә. Минем монда гаиләм, төп эшем дә шушында (Миләүшә икътисадчы булып эшли. – Ред.)

– Апагыз да (җырчы Гүзәлем), сез дә иҗатны үз итәсез. Бу – нәселдән килгән сыйфатмы?
 
– Иҗат безнең канга сеңгән, дип, әни гел әйтә килә инде. Нәселебездә физиклар, математиклар юк. Әнинең әнисе – Люция әбиебез шәп итеп баянда уйный. Әби сөйли башласа, барыбыз авызына гына карап торабыз – телгә шулкадәр оста. Барыбызның да илһам чыганагы ул. Икетуган энебез – Фирдүс Тямаев командасында биюче. Кыскасы, сәнгатькә якын кешеләр җитәрлек бездә.
 
– Кечкенә чакта Гүзәлем белән ачуланыша идегезме?
 
– Бик сирәк була иде андый хәлләр. Безне әни: «Сез – бертуганнар, апа белән сеңел. Беркайчан да бер-берегезне үпкәләтмәгез, талашмагыз», – дип үстерде. Аның үз апасы белән мөнәсәбәтләре безгә үрнәк булды. Чөнки алар бүген дә гел бергә. Апам миңа икенче әнием кебек булды. Элек тә араларыбыз җылы иде, хәзер дә шулай.
 
– Гомумән, бертуганың танылган җырчы булу ничегрәк? Күләгәдә калдым, дигән уйлар килмиме?
 
– Юк, киресенчә, аның сеңлесе булгач, мине танучылар, белүчеләр күбрәк. Танылган җырчының бертуганы булу – җаваплылык ул. Әти-әниләр кечкенә чакта төпчекләрне өлкән балалары белән чагыштыра бит инде. «Менә апаң мондый, сиңа да шундый булырга кирәк». Әлбәттә, хәзер безне алай чагыштыручы юк. Ләкин ул башка сеңеп кала, ахры – үсә төшкәч, үзең чагыштыра башлыйсың, апаң яки абыеңнан үрнәк аласың. Апаның уңышлары – минем өчен зур этәргәч. Аның кебек танылган җырчы булыр өчен түгел, аның кебек уңышлы кеше булыр өчен мин дә тырышам.
 
– Берничә ел элек матур гына гаилә корып җибәрдегез. Ир – баш, хатын – муен, диләр бит. Сез ничек уйлыйсыз?
 
– Минем әти – бик абруйлы кеше һәм ул бу сүзләрне бик еш кабатлый иде. Бәлки, яшьлегем белән генә аңлап җиткермимдер, ләкин мин үземне ирем белән яхшы дуслар, партнерлар кебек күрәм. Вазыйфаларны бүлмибез, бер-беребезнең иреген чикләмибез. Иремнең беркайчан да «Ник анда барасың?», «Нигә болай эшлисең?» дип сораганы юк. Мин дә сорамыйм, киресенчә, булдыра алганча ярдәм итәм. Әле менә күптән түгел гаилә бизнесы ачып җибәрдек – чәчкәләр сатабыз. Ирем бик яна бу эш белән, үзен шушы өлкәдә күрә. Күңеле кайтмасын, авырлык килмәсен өчен мин дә аңа булышам.
 
– Бизнес, димәктән. Ни өчен нәкъ менә чәчәкләр? Һәм ни өчен чәчәкләр арасыннан нәкъ менә петунияне сайладыгыз?
 
– Бу идея иремнең әтисе – Ирек әтинең башына килде. Алар һәр елны, шушы чәчкәләрне сатып алып, йорт тирәләрен бизи иде. Шулай бер мәлне, нишләп без моны сатып алабыз соң, үзебез дә үстерә алабыз бит, дигән фикергә килдек тә бергәләп эшкә тотындык. Инде менә өченче маебызны чәчкәләр арасында уздырабыз. Беләсезме, шушы вакыт аралыгында шундый күп ачыш ясадык без. Кешеләр белән аралашу нечкәлекләрен, гомумән, нинди кешеләр барлыгын ачтык үзебез өчен. Кайбер гаиләләр аеруча сокландырды, шаккатырды. Шулай бер көнне өлкән яшьтәге бер пар килде безгә. Әбекәй утырып тора, ә бабай чәчәкләр сайлый. Гомумән, аларны күбрәк ир-атлар сайлый икән. Ир затыннан булганнарның бу кадәр чәчәк яратуын күз алдына китерә алмый идем мин. Кыскасы, кызык, күңелле бара эшләр.
 
– Быелгы суыклар тәэсир иттеме?
 
– Сатып алучыларыбыз шулкадәр кимеде дип әйтә алмыйм. Халык бераз курка гына. Петуниянең кырауларга кадәр дә чәчәктә утыруын белгәннәр ашыга-ашыга ала. Яңгырлы, салкын көннәрдә дә кеше өзелми.
 
Блиц-сораштыру:

– Тәнкыйть сүзләре ишетергә туры киләме?
 
– Сирәк кенә була ул. Социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерүчеләр бар барын. Андый сүзләргә игътибар итмәскә тырышам.
 
– Өстәл китабыгыз?
 
– Лев Толстойның «Война и мир» әсәре.
 
– Иң бәхетле көнегез?
 
–  Бөтен гаиләбез белән бергә җыелган көн. Андый чаклар бик сирәк була. Ләкин шул мизгелләрдә мин үземне бик бәхетле тоям.
 
– Тормыш кагыйдәгез?
 
– Артка чигенмәскә, алга барырга, көннән-көн камилләшергә. Гел хәрәкәттә булырга.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»