|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2022 Фаҗига
Чаллыда, йөк машинасына электр чыбыгы эләгеп, 34 яшьлек йөртүчене ток сугып үтергәнКичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында көндезге 14.00 сәгатьтә фаҗига булган. Кеше үлеменә китергән хәвеф турында Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк машинасына көйләнгән манипулятор эш вакытында югары вольтлы чыбыкларга тигән. Машинаның 34 яшьлек йөртүчесе көчле ток сугудан урында ук үлгән.
Ике эшченең вагоннар төяве билгеле. Ир-атларның берсе ток сугудан вафат булган, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән, дип яза Татар-информ.
«Әлеге хәл факты буенча тикшерү оештырылды, аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы күзәтчелегендә», – диде Галиев.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|