|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2022 Криминал
Мәктәптә атыш вакытында үлүчеләр саны 21гә җиткәнТехасның көньягында башлангыч мәктәптә атыш булган. Нәтиҗәдә 21 кеше — 18 бала һәм өч олы кеше һәлак булган, дип хәбәр итә CNN телеканалы. Элегрәк Техас губернаторы Грег Эбботт матбугат конференциясендә 14 бала һәм укытучыларның берсе һәлак булган, дип белдергән була. Кайбер чыганаклар һәм ТАСС порталы 19 баланың үлүе турында язып чыкты.
Ул хәбәр иткәнчә, атучының кем икәне билгеле — 18 яшьлек Сальвадор Рамос. Беренчел мәгълүматлар буенча, аны фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Полиция хезмәткәрләренең икесе атыш вакытында яраланган.
Атучы мәктәпкә машина да килә. Аны уку йорты янында калдырып утлы корал белән бинага кереп ата башлый. Мәктәпкә китәр алдыннан Рамос үз әбисенә атканы билгеле. Ул әлегә исән һәм хастаханәгә урнаштырылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|