|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2022 Җәмгыять
Фатирга өметләнеп, 14 ел авыру пенсионерны караган, тик бар да бушка булып чыкканБашкортстанда Белоретта яшәүче 86 яшьлек ханым фатир сату-алу килешүен гамәлдән чыгару гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд мәгълүматлары буенча, дәгъвачы 2006 елда бик каты авырып киткән. Һәм туган тиешле хатыннан, васыятьнамә рәсмиләштерергә вәгъдә итеп, аны каравын үтенгән. 2020 елда әлеге туган тиешле хатын әбине карап арыган, алар еш низаглаша башлаган. Күптән түгел әби 2006 елдан ук фатирының туганы исемендә булганлыгын ачыклый. Фатирын саткан өчен ул туганыннан 110 мең сум алган.
Пенсионер ханым суд аша фатир сату-алу килешүен гамәлдән чыгаруны һәм торагын янә үз милкенә кайтаруны үтенгән.
Туган тиешле хатын дәгъвачының таләпләрен тулысынча таныган. Пенсионер ханым исә аңа акчаларын кайтарган.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|