|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2022 Хәвеф-хәтәр
Балыкка киткәннәр һәм кайтмаганнарКичә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 19 майда Ишембайдан балыкка дип киткән өч ир-атның алдан билгеләнгән вакытка (22 майга) кайтып җитмәүләре турындагы хәбәр килә. Аларның “УАЗ” машинасында юлга чыгулары билгеле була. Алар Нөгеш елгасы буенда балык тотарга ниятләгән. Элемтәгә дә чыкмаганнар, чөнки анда телефоннар тотмый. Эчке эшләр министрлыгы югалган ирләрне эзли башлаган, коткаручыларны да җәлеп итәргә уйлаганнар.
Кичә балыкчыларның табылуы билгеле булды, аларның бар да яхшы.
“Аларны Нөгеш елгасы буенда бер балыкчының малае тапкан. Исән-саулар, берсенә дә медицина ярдәме таләп ителми. Машиналары ватылу сәбәпле балыкчылар элемтәгә чыга алмаган. Ирләрне Ишембай районының Верхотор авылына илтеп куйганнар”, – ди хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Чыганак һәм фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|