поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.01.2011 Җәмгыять

Бушлай нәрсә бармы?

Беләм, бу соравыма кайберәүләр: "Бушлай нәр"сә – капкындагы сыр гына", – дип җавап бирерләр. Капкындагы сыр тычкан өчен бушлай булса да, аны куючыга сыры да, капкыны да ярыйсы гына бәягә төшә. Шулай да Русиядә бушка гына килә торган берәр нәрсә бар микән ул? Бар икән. Ул – һава. Анысын да хакимият түләүле итәр иде дә, кемнең күпме һава сулавын билгели алмый. Шуңа күрә, шөкер кылып, рәхәтләнеп теләгән хәтле һава сулыйбыз...

Кайчандыр (сәвит заманында дип укы) кеше дәүләттән бушлай фатир алган булса, хәзер ул тормышка ашмастай хыял. Торак өчен түләү ел саен арта. "Т.Я." әле күптән түгел генә: "Яңа елдан фатирга түләү 18 процентка артачак", – дип язды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, иң зур авырлык шәһәрдә яшәүчеләр өстенә төшәчәк инде. Хәер, төзелеш материалларына, җиргә бәяләрнең артып торуы өй төзергә теләүчеләрнең дә тез астына каты суга. "Т.Я." язганча, киләсе елдан газга түләү – 10-15 , электр энергиясенә 10 процентка арту, авыл халкы өчен дә, шәһәр халкы өчен дә бер дә күңелле хәбәр түгел.

 

Шуларны укыгач, газга, утка алдагы елларда күпме түләгәнбез икән дип, элекке елларда язып барган дәфтәремне ачып карадым. И-и-и!.. 1998 елда – газ керткән елны, аның кубометрына 5 тиен, электрныкына 1 тиен (!) түләгәнмен икән. Димәк, газ – 60-70, электр энергиясе 223 тапкыр "үскән" бит. Марат исемле авылдашым: "Агач материалларына, газга акча түләттерергә тиеш түгелләр, аларны Аллаһы Тәгалә биргән", – ди. Аның белән килешеп бетмим, чөнки урманны урманчылар тәрбияли, газны да торбалар сузып, яшәү урыннарына җиткерәсе. Ул эшләрне башкаручыларга да хезмәт хакы түләргә кирәк бит. "Татарстан яшьләре" язганча, "Газпром"ның эчке базардан гына 200 миллиардтан артык табыш алуын белгәч, миңа, чыннан да, ул бик күп төсле тоелган иде, инде "Газпром"ның футбол, хоккей ярышлары уздыру, балалар спортын үстерү өлкәсендәге хезмәтләрен күргәч, фикерем үзгәрде. Табышның байтак өлеше халык файдасына кулланыла икән бит!

 

Әмма газ чыгару, куллану өлкәсендә эшләүчеләрнең башка һөнәр ияләренә караганда күбрәк хезмәт хакы алуларын белгәч, янә эчне тырнап алды.

 

Җиде-сигез ел элек читтән торып югары уку йорты тәмамлаган, укытучы булып эшләгән хезмәттәшем Чистай шәһәренә күченеп китте. Аны үткән җәй очраткач, фатирдан фатирга йөреп, газ куллануны тикшерүче, ягъни контролер булып эшләвен белдем. Бу сиңа күзләреңне чекерәйтеп, башыңны миңгерәйтеп, укучыларның дәфтәрләреннән хаталар чүпләп, дәресләр үткәрү түгел инде. Эше дә җиңел, иң мөһиме – хезмәт хакы укытучыныкыннан 2-3 тапкырга артык, газдан да бушлай файдалана икән. Начар түгел бит! Өч-дүрт ел эчендә үзенә дә, улына да 5-6 бүлмәле яңа йорт салып кергән. Көнләшүдән язмыйм, барыбыз да газчы була алмаган кебек, бөтен кеше дә укытучы да була алмый.

 

Бүген кайберәүләр газдан файдалануны туктатып, янә утын ягуга күчте, телефоннарын өздерүчеләр дә байтак, чөнки барысына да түлисе бар.

 

Дөрес, ара-тирә, пенсияләрне арттырам дип, дәүләт, эткә сөяк аткан төсле кылана. Әйтик, февральдә ул аны 8 процентка арттырмакчы имеш.  Арттырды ди, җә, шуннан ни? Шуның белән бергә һәртөрле түләүләр, бәяләр күтәрелергә өлгерә.

 

Бәяләрнең, салымнарның артуы гади халык өчен авыр, ә айга 60-70 мең сум хезмәт хакы алучы түрәләргә, депутатларга һәм министрларга ул сизелмәячәк тә.

 

Һади Такташ һәр заман­ның үз сволочы була дигән кебек, һәр чорның үз плюслары, үз минуслары була икән. Н.Хрущев чорында авыл кешеләренә паспорт алу хокукы бирелде. Шуннан соң миграция башланды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Самара кебек шәһәрләргә китеп, акча эшли башлады авыл кешеләре. Алар колхозның "каймагы" булганлыктан, болай да сугыштан соң мантымаган хуҗалыклар тагын да көчсезләнеп калды.

 

Ипине авыл халкы да, шәһәрнекеләр дә "торгынлык чоры герое" Л. Брежнев чорында туйганчы ашады дисәм, кайберәүләр бәлки ышанып та бетмәс. Ышанмасалар-ышанмаслар, ләкин моны миңа үз күзләрем белән күрергә, үземә татырга туры килде.

 

1970 еллар иде. Казанда, РКБда миңа бик катлаулы операция ясадылар. Инде дүртенчесе, иң авыры иде ул. Рәхмәт табибларга, ул уңышлы чыкты. Тернәкләнә башлагач, миңа сырхауханәдә 3 тапкыр бирелә торган аш-сутына җитми башлады. Авылдан, өйдән килә алмыйлар, җәмәгатем үзе дә авыру, олы улым армиядә, калганнары кечкенәләр, җитмәсә ерак районнан киләсе. Казанда туганнарым, якыннарым да белән палатага да алып китәргә ярый. Без – авырулар коридорда торган зур савыттан кайнаган су ала идек тә, ипиләребезне шуңа манчып ашый идек...

 

Поднос тутырып телемләп киселгән ипи өеме сырхауханәләр өчен генә түгел, ашханә һәм кафелар өчен дә хас күренеш иде. Өлкәнрәк буын кешеләре хәтерлидер әле, Брежневның "Икмәк булса, җыр да була" дигән сүзләрен.

 

Ашханәләрдә ипине бушлай бирү тиздән бик яман, начар нәрсә тудырды. Шәһәр кешеләре ипидән туеп, ипи калдыкларын (яңасы, йомшаграгы кирәк бит) чүплеккә ата, балалар туп итеп тибеп уйнап йөри башлады. Ә авыл халкы ипине капчыклап алып, малларына ашата иде. Шуннан ипине бушлай ашатуны туктаттылар, чөнки аның кадере бетте. Хәзер ипи, сортына карап, 15-20 сум, элеккеге бер килолыдан ул "җиңеләеп", 600 граммга калды (ачуы килсә, таза, сәламәт кеше бер утыруда ашарлык).

 

Озын сүзнең кыскасы шул: Русия халкы патшалар чорында да, генсеклар идарә иткән заманнарда да бик мантымаган. Авылдашым, хәзер инде мәрхүм, әтисе дә, үзе дә бик уңган, теләсә нинди эшне белгән Мингата абый Гыйльфанов әйтә иде: "Дөреслек белән гаделлекне, энем, унҗиденче елны күмгәннәр", – дип. Бик тирән күмгәннәр булса кирәк, хәзер дә чыгара алмый азапланалар.


Салих ЗАРТДИНОВ
Татарстан яшьләре
№ 78 | 30.12.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»