поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2022 Милләт

«...Язмышыбыз үзебездән тора, татарларым!»

Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Фәнис Яруллин.

Билгеле булганча, шушы көн¬нәрдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе үзенең 25нче туган көнен бәйрәм итә. 16 майда “Заря” мәдәният сарае сәхнәсендә бәйрәмнең тан¬таналы өлеше гөрләп үт¬кән булса, 17 майда Самара өл¬кә¬сенең “Профессиональ белем үстерү институты” дәүләт ав¬тоном учреждениесе бинасында “Күпмилләтле шәһәрдә  туган телебезне саклау һәм үстерү” дип аталган региональ фәнни-практик конференция үт¬кәрелде. Әлеге чарада Казан кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җи¬тәкчесе урынбасары Илгиз Ха¬ликов, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының тө¬бәк¬ара бүлек җитәкчесе Гөлия Мусина, Казан федераль университеты укытучысы Кадрия Фәтхуллова, Казанның 2 санлы гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, “Яктылык” мәк¬тәбе укытучылары һәм директоры Радик Газизов, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәренең татар милли-мә¬дәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, “Бердәмлек” га¬зе¬тасының баш мөхәррире Эльмира Шәвәлиева катнаштылар. 
 
Самара өлкәсенең мәгариф министры Виктор Акопян, Татарстан Рес¬публикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һа¬ди¬уллин онлайн элемтә аша мәк¬тәпне юбилее белән котлап, кон¬фе¬ренциядә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Виктор Ако¬пян өлкәнең 34 мәктәбендә туган телләр укытыла, дип белдерде. Кызганычка, шуларның җидесе генә татар теле.
 
Кереш сүзендә Радик Газизов мәктәп эшчәнлеге бе¬лән таныштырып үтте. Ата-ана¬ларның, мәктәпнең һәм мә¬четнең тәрбия эшчәнлеге нә¬тиҗәсендә акыллы һәм тәр¬тип¬ле, сәләтле һәм тыңлаучан уку¬чылар олы тормыш юлына баса, дип белдерде ул. 25 ел эчендә педагогия институтын тәмамлаган 8 баланың мәк¬тәпкә эшкә кайтуы да мәктәп өчен зур дәрәҗә. 
 
Соңында Радик Рәфгатович мәктәп юбилеена 1 миллион сум акча җибәргән Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде, һәм... тагын 1 миллион сумлык дәреслекләр сорады. Мондый “тыйнаклык”ка кунаклар елмаештылар һәм, мөмкинлек булгач та, дәрес¬лек¬ләр бүлеп биреләчәк, дип вәгъдә иттеләр.
 
Мөфти Талип хәзрәт Ярул¬лин “Яктылык” мәктәбенең башка мәктәпләр өчен үрнәк булуын белдерде. “Рухи байлык һәм милли үзенчәлек кулга-кул тотынышып баралар, - диде ул. - Гореф-гадәтләр барысы да дин үзенчәлекләреннән килә. Мәсәлән, ислам динендә ак сакаллы кешенең сүзе үтемле. Бу традиция бүген дә саклана. Олы кеше яшьләрнең хисчәнлеген тигезли, сабырлыкка өйрәтә. Шулай, буыннан-буынга олыларны хөрмәтләү һәм сүзен тыңлау гадәте туа. Кем дә кем үзенең тамырларыннан аерыла икән, шуның киләчәге юк инде. 
 
“Яктылык”та ислам культурасы дәресләре укы¬тыла, һәм без ислам дине кыйм¬мәтләрен бала күңеленә салырга тырышабыз”, - дип сөйләде.
Педагогия фәннәре кандидаты, кафедра мөдире Ана¬толий Нуждинның чыгышы туган телләрне укыту акту-аль¬легенә багышланган иде. “Рос¬сия халыкларының күп¬теллелеге проблемасы беркая да китмәгән, соңгы елларда хөкүмәт тә, милләтләр дә туган телләрне югалта баруга игътибар итә башладылар, мәк¬тәпләрдә туган телләрне укытуны торгызу турында сүз алып баралар, дип белдерде. Россиядә кулланышта 300ләп телләр бар. Шуларның 89сы мәктәпләрдә укытыла. Федераль канунда “Туган телләрне укыту өчен шарт¬лар булдырылырга тиеш” дип язылган. Ләкин, кызганычка, өлкә мәк¬тәпләрендә “туган тел” төшен¬чәсен дөрес кулланмыйлар. Укы¬тучылар юк, ата-аналар те¬ләге юк дигән сылтама белән, рус телен туган тел итеп алалар да рус телен укыталар. Ә милли телләр торышы ничек бар шулай кала бирә -  татар, чуваш, мордва һәм башка телләр укытылмый диярлек. Ата-ана¬лар һәм укытучылар шуны аң¬ларга тиеш, туган тел белән бергә бала күңеленә милли мә¬дәният та сеңә. Туган телен бала бишектән үк үзләштерә башларга тиеш. Мәктәп, гаилә, дин, җәмгыять бергәләшеп эш¬ләгәндә генә милли телләрне һәм мәдәниятләр төрлелеген саклап кала алабыз”, - дип сөй¬ләде.
 
КФУ педагогы Кадрия Фәт¬хуллова да, Анатолий Вячеславович башлаган теманы дәвам итеп, һәр милли тел кешелек дөньясы тарихын саклый, дип белдерде. “Шуңа күрә милли телләрне саклауга бөтен игътибарыбызны юнәлтергә, үстерергә, бөтен дөньяга таратырга тиешбез, - дип дәвам итте чыгышын. - Татар теле Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда да киң таралган булырга тиеш. Моның өчен онлайн курслар оештыру юлы белән китәргә кирәк. Бүгенге көндә иң мөһим бурычыбыз - телебезне һәм мәдәниятебезне, түкми-чәчми, яшь буын кешеләренә тапшырып калдыру. Чөнки телне яклау – милләтне яклау белән тиң. Барыбыз да аңлыйдыр – тел булмаса, халык та булмая¬чак. Балалар мәктәпләрдә әдәби телне үзләштерә алмыйлар икән,  аның киләчәге дә булмаячак. Һәр татар теле укытучысы нәкъ шул проблемага аеруча зур игьтибар бирергә тиеш: ата-аналарга һәм балаларга туган телебезне саклау мөһимлеген аңлату һәм татар булуы белән горурлану хисе тәрбияләү. Сабый бала бишектә чакта ук татар җырлары, әкиятләре тыңлап үсә икән, мәктәптә танылган язучыларыбызның әсәрләрен укый икән, ирексездән татар рухын күңеленә сеңдерә һәм, нәтиҗәдә, чын татар кешесе булып үсә. 
 
Кичә без “Яктылык” мәк¬тәбенең юбилеенда никадәр талантлы татар балалары күр¬дек! Бииләр, җырлыйлар, милли киемнәрне күреп-белеп, хә¬ләл ашлар ашап үсәләр. Бу инде татар телен саклау эшенә кертелгән конкрет эшләр. Мо¬ның өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Радик Рәфгатович!
2022 - 2023 уку елларында без яңартылган дәүләт стандартлары буенча эшли башлаячакбыз. Бу эшнең мөһимлеген аңлап, Татарстанның мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча яңа программалар эшләп чыгарды һәм үз сайтына куйды. Бүгенге көндә бу программалар Федераль экс¬пертиза узалар. Һәр укытучы алар белән таныша алачак”.
  
Самара шәһәре татар мил¬ли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров үзенең чыгышын Коръән аяте белән башлап җибәрде: “Мин сезне халык¬лар һәм ырулар итеп яралттым, бер-берегезне өйрәнү өчен”. 
 
- Димәк, без үз ыруларыбызны сакларга һәм башка милләт халыкларының көнкүрешен дә өйрәнергә тиеш. Минем балачак Нурлат шәһәрендә, татарлар арасында үтте. Ә хәзерге балалар мегаполиста, рус мохитында үсәләр, туган телне кирәксенмиләр, чөнки аларның тормышында ул юк диярлек. “Яктылык”та укучыларның ата-аналары үзләре дә күп очракта туган телләрен белмиләр. Бәлки шуңадыр балаларын татар мәктәбенә китерәләр. Ләкин без татар теле мохиты, дустанә атмосфера, җыр-бию һәм спорт белән генә канәгатьләнә алмыйбыз. Безнең балаларга төпле белем дә кирәк. Моның өчен мәктәптә сыйфатлы милли һәм гомумбелем бирү өчен бөтен шартларны да булдыру ләзим, - дип сөйләде ул. 
Татарстан регионнарда яшәүче татар балаларының җәйге ялын оештырып кына калмый, ике-өч атна эчендә балаларның татар телен ка¬мил¬ләштерү, яшьләрне бер¬ләш¬терү җаен да таба. Бу турыда Татарстанның “Сәләт” лагере җитәкчеләренең берсе булган Диләрә Якупова сөйләде. Казаннан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 санлы гимназия директоры Рамил Гайнуллин татар теле укытучылары өчен бик тә саллы киңәшләр бирде, яңа технологияләр белән таныштырды, үзләре төшереп интернетка элгән видеодәресләрдән файдалана алулары турында әйтте...
 
...Читтән караганда, татар теле бел¬геч¬лә¬рен тың¬ла¬ганда, “Багдадта бар да тыныч, бар да яхшы”. Татар телен өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип әйтергә дә була. Тик нигә соң бу төз система һаман бер урында таптана? Таптана гына түгел, артка тәгәри. Нигә татар авылларындагы балалар бакчаларында рус телендә сөйләшәләр, ник мәктәпләрдәге бөтен чаралар да рус телендә уздырыла, ник татар теле дәрес булып түгел, факультатив буларак укытыла? Бу турыда педагоглардан сораганым да бар. Аларның җавабы бер: өстән төшерелгән фәрман буенча эшлибез, диләр. 
 
Бу сорауны конференциядә катнашкан абруйлы мәгариф белгечләренә бирмичә булдыра алмадым, әлбәттә. Ни гаҗәп, татар телендә укыту һәм чаралар уздыру өчен ата-аналар теләге һәм бакча мөдире яисә мәктәп директоры ихтыяры булырга тиеш икән. Ата-аналар гариза язган очракта, җитәкче аларга татар телендә уку, чаралар уздыру шартлары булдырырга, татар теле укытучылары белән тәэмин итәргә тиеш. Илгиз Халиков әйтүенчә, директорның абруе һәм теләге булган очракта, бөтен предметларны да татар телендә укытырга мөмкин. 
Әйе, бу турыда без үзе¬безнең газетада язганыбыз да бар. Тик йөк урыныннан кузгалмый гына бит. Ә өлкәдә татар теле буенча хәл бик тә хөрти. Бигрәк тә әдәби татар теле нык аксый. Миңа, татар газетасы редакторына, соңгы елларда тәрҗемәче булып эшләргә туры килә. Күп кенә язмалар газетага рус телендә килә. Ә татар газетасын рус телендә бастырып чыгара башларга күңелебез бармый. Шуңа күрә татарчага тәрҗемә итеп гомерем уза. 
 
...Татар мәктәбебез дә шәп, конференция дә уңышлы үтте, тиешле программалар һәм әсбаплар да бар... Тик балаларыбыз гына Казан уни¬вер¬ситетларының татар теле бүлекләренә укырга бармыйлар. Барсалар да, кайтмыйлар, Татарстанда калу ягын карыйлар. Бу турыда Гөлия Мусина да ачынып сөйләде: “Без КФУга керү өчен документларын җи¬бәргән абитуриентларга дип урыннар саклап торабыз, башкаларны алмыйбыз. Ә күбесе соңгы көнне, башка югары уку йортын сайлап, йә Мәскәүгә, йә Питерга китеп баралар...”
 
Менә шундый мәсьәлә, татарларым. Роберт Миңнуллин юкка гына “Язмышыбыз үзе¬бездән тора” дип язып калдырмаган шул.
 
 
Фотода: Гөлия Мусина (сулдан уңга), Анатолий Нуждин, Кадрия Фәтхуллова, Владимир Пылев, Илгиз Халиков, Радик Газизов һәм Ленар Сабиров
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 21.05.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»