поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 30.06 «Ал яулык, зәңгәр шәл".Тинчурин театры. 18:30
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 30 Июнь
  • Радик Бариев - актер
  • Зөләйха Хәкимҗанова - актриса
  • Ләйсән Фәйзуллина - актриса
  • Фернат Насибуллин - актер
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын. Ватсап: 89872312932
  • Үз эшен белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк. Казан, Яңа Савин районы. 89503231758 (вацап)
  • Эшли торган зур телевизор AKAI сатыла. Азнакай. 3000 сум тел. 89178808466
  • Аягын, башын бәйләп саварга өйрәтелгән 4 бозаулаган савым сыеры сатам, буазланган,уртача савым 12литрдан 17литргача 85 мен, ватсапка языгыз 89372839839
  • Татарстандагы бер татар мәктәбенә югары белемле эш стажы булган татар теле укытучысы кирәкмиме икән? ватсапка языгыз 89372839839
Архив
 
21.05.2022 Язмыш

Чәчәкле тормыш сере: 19 ел элек улымны югалттым...

Яратып башкара торган шөгылең булу – үзе бер бәхет инде. Аның белән вакыт та файдалы уза, яңа продукция дә ясыйсың, баштагы кирәкмәгән уйлардан да арынасың. Моның белән Мамадыш районы Югары Кыярлы авылыннан Флюра Хөснуллина да килешә.

Ул ялтыравыклы җептән чәчәкләр бәйли. Әлеге эше белән күптәннән шөгыльләнсә дә, ныклап ике ел элек кенә керешкән. Аны беренче тапкыр күршесе Минзәлия апада күргән дә, матур чыгуын аңлап, үзе дә ясап карарга уйлаган. “Энә тота беләм бит, эшли алам мин моны”, – дигән дә, шунда ук өр-яңа чәчәкне әзерләп тә куйган. 
 
Хәзер аның берсен 20 минут эчендә бәйли. Чәчәкнең сабагы пластмассадан икән, кибетләрдә аерым сатыла, яфрагы да җептән эшләнә. Чәчәкләрен Флюра апа бөтен туганнарына өләшә, аеруча 8 март шикелле бәйрәмнәрдә барысына да тарата. Шулай да, аларны сатуга чыгарганы юк, бушка вакыт уздырганчы, теләсә нәрсә уйлаганчы үзе өчен эшли. 
 
Җептән чәчәкләр тегүче Югары Кыярлы авылында гына да тагын бар икән. Аның белән аралашып, соңгы яңалыкларны барлап кына торалар. Берәрсендә яңа төрле эшләнгән әйбер күрсәләр, шуның турында аралашып, ничек эшләнәсен өйрәнәләр. Үзенең иҗат җимешен ниндидер рәсемнәрдән карап ясамый икән. Башка чәчәкләрне дә Флюра апа кайдадыр күзенә чалынса гына бәйли. 
 
Үзе ул авылның читендә яши, күршесендә берәү дә юк, аерым бер “хуторы” бар дисәң дә була. Өендә улы Айдар белән гомер кичерәләр. Хуҗалыгында тавыклар бар, әле куян да үрчетәләр.
 
– Әлеге шөгылегез сезгә нәрсә бирә соң? Акча да эшләмисез, чәчәкләрне сатмыйсыз да... – дип, сорадым, шүрләп кенә.
 
– Дөресен генә әйткәндә, ул эш минем җан тынычлыгы өчен, чөнки башка әллә нинди уйлар керә. Икенче улым Айрат суда батып үлде, бер айдан шул хәлләргә инде 19 ел була, әмма ул әле дә күңелемнән чыкмый. Нәрсә белән булса да шөгыльләнмәсәм, гел шуның хакында гына уйлыйм. Алай яшәп булмый бит, шуңа күрә дә үземә аерым бер эш таптым. Шөкер, апа-сеңелләрем, туганнарым бик күп, чәчәкләр барысына да җитә, – дип, сөйләде Флюра Хөснуллина. 
 
Менә бит ничек икән! Шулай инде, балаңны югалту дигән кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын. Киресенчә, һәрберебезне чәчәкле тормыш кына көтсен. Кирәк булса, Флюра апа булышыр.
 

Рәсим ХАҖИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 21.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar