поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2022 Җәмгыять

Авыру бала үстерүче әниләргә ярдәм кирәк

«Балагыз авыру». Әлеге сүзләр тормышны икегә бүлә. Күп очракта таякның авыр башы әни кешегә төшә. Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне борчыган сорауларга җавап эзләделәр.

Казан шәһәр думасы депутаты, «Барысы да балалар өчен» хәйрия фондын оештыручы, үзе дә авыру бала үстерүче Далия Гайнанова, хатын-кызларга ярдәм кирәк, ди.
 
–  Авыруларның төрлесе бар. Сабыена аутизм диагнозы куелган әнинең хәлен беркем дә аннан яхшырак аңламаячак. Уйлап карагыз әле: башта авырлы чагында аңа табиблар, сезнең балагызда ниндидер тайпылыш бар, дисә дә,  аермачык үзенә бу авыру хакында аңлатучы юк. Аннары инде бала табу йортында  ул тагын бер кат стресс  кичерә, – ди Далия Гайнанова. –  Өйгә килүче педиатр да, сырхауханәдәгесе дә кая барасын, бу авыру белән ничек яшисен әйтми. Ананың дөньяга күзе ачылып, баласын күтәреп, тернәкләндерү үзәгенә баргач, аны сүгеп ташлыйлар.
 
Далия ханым бу хакта озак сөйли ала. Ул, авыру бала үстерүче әниләргә ярдәм кирәк, ди. Аның фикеренчә, төрле авырулардан интегүче сабыйларның әти-әниләре өчен махсус сайт булдырырга кирәк. Нинди диагноз куелган, андыйларны кайда дәвалыйлар, тернәкләндерү үзәкләре бармы, нинди бакчага бирәсе, ничек укытасы… Боларның барысы турында да бер урында мәгълүмат тупланса, яхшы булыр иде, ди ул.
Балаңа нинди генә диагноз куелса да, аны кешедән ким итәсе килми. Казанда яшәүче Гөлшат Шәехова әнә шулай ди.  Балаларына Даун диагнозы куелгач, аны ире ташлап китә. Өстәвенә ирнең әти-әнисе дә, безгә авыру онык кирәкми дип, килен белән арасын өзә. Ә Гөлшатның бик тә баласын тормышка әзерлисе, башка сабыйлар белән бергә бакчага йөртәсе, мәктәптә укытасы килә.
 
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,  «Иртә дәвалау» программасы ярдәме белән республикада  кимчелекле сабыйларны алдан ук ачыклап, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтеп була, ди.
– Олылар арасында инвалидлык алучылар саны кимүгә бар. Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 269 меңнән артык кеше (сүз олылар турында бара. – Ред.) бар.  Әлеге күрсәткечнең кимү сәбәбен  илкүләм проектларның барлыкка килүе белән аңлатабыз. Вакытында диспансеризация үткәрелү, чирне вакытында күреп кисәтү  инвалидлыктан коткара, – ди ул.
 
Министр әйтүенчә, сабыйлар арасында инвалидлык алу очраклары, киресенчә, арткан. 2017 елда аларның саны 14 мең булса, 2022 елда 17 меңгә җиткән.
Очрашуда инвалид бала тәрбияләгән өчен бирелә торган пособие күләменә дә тукталдылар. Әгәр бала I группа инвалид икән, аны тәрбияләүче әнигә 10 мең сум акча бирелә.  Ә инде олы яшьтәге кешене тәрбияләүчеләргә 1200 сум акча түләнә. Яныңда караучы эшләсә, ул да түләнми башлый.  Әлеге пособие күләмен бер күләмдә итәргә, әниләргә ярты көн яки онлайн эшләү мөмкинлеге бирергә кирәк, диделәр утырышта.
 
Эш дигәннән, республикада яшәүче инвалидларның 29 проценты хезмәткә яраклы яшьтә икән.  Министр әйтүенчә, 31,6 мең физик мөмкинлеге чикләнгән кешенең эш урыны бар.
 
Очрашуда «Уңайлы мохит» программасы хакында да,  балаларны укыту, аларның яллары, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланулары, спорт белән шөгыльләнүләре, тукланулары,  торак мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Фикерләр дә, тәкъдимнәр дә бар. Инвалидларга кагылышлы кайбер федераль законнарга үзгәрешләр дә кирәк.  Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская барлык фикерләрне Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовага тапшырачакларын әйтте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»