|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2022 Шоу-бизнес
“Ике баруда өч бала алып кайттык”Илназ Миңнеханов, алып баручы: — Без — хәзер күп балалы гаилә, 5 майда игезәк кызларыбыз туды. Милана, Мелисса дип исем куштык. Кыз алып кайту иң зур хыялыбыз иде. Игезәкләр буласын икенче УЗИда белдек, шаккаттык. Улыбыз Ансельгә 4 яшь. Ул да гел кыз сорады, сеңелләре тууын бик көтте.
“Өч бала әтисе булыр идем”, — дип электән тели идем. Хатыным Лиана исә, уенын-чынын бергә кушып: “Бала тудыру йортына ике тапкыр гына барам”, — диде. Аллаһы Тәгалә икебезне дә ишетте, ике баруда — өч бала (көлә). Исән-имин үстерергә насыйп булсын.
--- |
Иң күп укылган
|