|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2011 Җәмгыять
Куян ниләр вәгъдә итә?Бүген – Яңа елның беренче көне. Корылык, карлы бураннары белән истә калган 2010 елга нәтиҗәләр ясап, яңа теләкләр телик. Куяннан ни көтәсез? Харис МУСИН, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары:
– Узган елда Татарстанда беренче тапкыр мәктәп урманчылыклары слеты үтте. Шунда министрыбыз Наил Мәһдиев болай диде: “Җирдә бердәнбер карап торган, җирне бизи, иркәли торган әйбер ул – урман”. Аның фикеренчә, урманның мәгънәсе көннән-көн артырга тиеш. Хәтта беренче космонавт Юрий Гагарин да галәмгә менеп, Җиргә агач исеме белән эндәшкән. “Земля, земля, как слышите? Я – Кедр”, – дип мөрәҗәгать иткән. Моңа кадәр әлеге төшенчәнең мәгънәсе шул кадәр тирән булуын аңламаганмын. Мин шушындый эш башкарам икән. Нәрсә эшләгәнемне аңламыйча, 40 ел гомерем урманда узган. Слет үткәрүдән тыш, урман газетасы чыгара алдык. Тагын бер әһәмиятле вакыйга – Урмантуй дип аталган бәйрәм үткәреп, урманчыларның эшен тагын бер кат бәяләдек. Укытучылар елы дисәләр дә, минем өчен бу Урман елы булды. Яңа елдан исә бер генә нәрсә көтәм: без утырткан урманнар гөрләп үссен һәм халкыбызга шатлык китерсен. Урман – мәңгелек байлык бит ул. Барыбызга да сәламәтлек телим. Ә аны иң беренче чиратта чиста экология бирә. Димәк, урманнар кирәк. Сәламәт булыйк!
Азат ХАМАЕВ, Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры:
– Яңа ел башлануга, бу ел нинди уңышлар алып килер икән, дип уйлана башлыйбыз. Узган елга нәтиҗә ясыйбыз. 365 көндә күңелле вакыйгалар белән беррәттән, проблемалар белән дә очрашырга туры килде. 2010 ел яңгырсыз җәе белән истә калды. Мондый корылык белән очрашканыбыз юк иде әле. Быел исә күбрәк күңелле вакыйгалар өмет итәсе килә. Куян елы башланганчы ук, ишеп кар ява башлады. Минемчә, бу – Куян елы уңышлы булачагына бер фал. Бөтен Татарстан халкын Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, тазалык-саулык, гаилә бәхете телим.
Җәүдәт ГАФФАРОВ, Кайбыч районы башлыгы:
– Безнең Кайбыч – авыл хуҗалыгы районы. Корылык елында Татарстан һәм ил Хөкүмәте авыл хуҗалыгы предприятиеләренә зур ярдәм күрсәтте. Шул күңелемә бик якын булып калган. Авыл хуҗалыгы өчен гаять авыр елда игенчеләрне ташлап калдырмаулары өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Вакытлы ярдәм күрсәтүләре нәтиҗәсендә, без бүген дә мул яшибез. Бөтен Татарстан халкына кайгы-хәсрәтсез еллар телим. Шатланып, бер-беребезгә карата ихтирамлы булып, ярдәмләшеп яшик!
Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ, Татарстанның халык артисты:
– Узып баручы ел эссе җәе белән истә калды. Ә кышның беренче көннәреннән үк буран котыра башлады. Әле дә шул галәмәт. Киләсе елга теләгем шул: Тукай язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын иде.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, журналист, Тукай фонды президенты:
– Минем өчен узган елның иң олы һәм әһәмиятле вакыйгасы – Казахстан һәм Кытай буйлап “Тукай-тур” исемле фәнни-иҗади экспедициягә чыгу. Без 9 яшьлек Апуш олуг шагыйрь һәм шәхес булып җитлеккән Җаек каласында бер атна яшәгәннән соң, Казахстанда һәм Кытайда яшәгән милләттәшләребез белән очраштык. Бүген Тукай татар һәм төрки халыклар күңелендә нинди урын алып тора, дигән сорауга җавап таптык. Ай ярымга сузылган сәфәрдә алган тәэсирләребез шагыйрьнең юбилей көннәрендә “Истә калганнар” исемле китап булып дөнья күрер дип өметләнәбез. Өлгерә алсак, “Тукай туганнары” исемле китап чыгарырга да исәп бар. Кайбер олуг шагыйрьләр Тукай иҗатын чиксез дәрья белән чагыштыра. Димәк, фондны да иксез-чиксез эшләр көтә.
Фирдәвес ӘХТӘМОВА, Татарстанның халык артисты:
– Узган ел минем өчен кешенең бөтен гомеренә җитәрлек вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, Италиягә барып кайттым. Икенчедән, “Бибинур” белән Мәскәүдә 32 нче халыкара кинофестивальдә булдым. Өченчедән, үзебезнең мөселман кинофестивалендә катнаштым. Иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә беренче урын алдым. Ел дәвамында очрашулар да күп булды. Бик күп кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишеттем. Яңа елны һәрвакыт берүзем каршылыйм. Чакыручылар күп булса да, үземчә каршы алам. Үземә, кызыма, туганнарыма һәм барча-барча кардәшләремә хәерле теләкләр телим. Илләребез тыныч, имин булсын. Кешеләрнең йөзләре нурлы, бер-берсенә мөнәсәбәте җылы булсын. Акча артыннан кумасыннар. Үзләренең нинди теләк, максатлары, серләре бар, барысы да тормышка ашсын!
|
Иң күп укылган
|