|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2022 Мәдәният
«Кара пулат» мюзиклында Илгиз Мөхетдиновны аякларыннан асып куячаклар (ВИДЕО)18-22 майда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә композитор Элмир Низамовның «Кара пулат» операсы куелачак. Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. «Кара пулат» 2015 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә әзерләнде. Яңа куелышта «Кара пулат»та җиде ел элек катнашкан артистларны да, яшь талантларны да күреп булачак. Операда төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Шулай ук спектакльдә Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калисләмова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов, Динә Венедиктова, Динар Хәйбуллин, Руслан Хәбибуллин һәм башкалар катнаша. «Кара пулат»та Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров та чыгыш ясый. «Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә. Билетларны сатып алу өчен сылтама: https://tinchurinteatr.ru
--- |
Иң күп укылган
|