поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.05.2022 Авыл

Чирмешәндәге хәлләр: «Җирләребезне тартып алалар. Кырларыбыздан куып чыгардылар»

Чирмешән районының «Күтәмә» агрофирмасының чәчүлек җирләрен, үзләренә әйтми-нитми генә, башка кешеләргә арендага биргәннәр. Әлеге хуҗалыкны 17 ел җитәкләгән Фәнүзә Гобәйдуллина безгә: «Җирләребезне тартып алалар. Моңа кадәр эшләп килгән кырларыбыздан куып чыгардылар», – дип шалтыратты. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклар өчен, Чирмешән районына кузгалдык.

Бүген – синеке, иртәгә – минеке
«Күтәмә» агрофирмасы чагыштырмача зур түгел. Узган ел ахырына кадәр хуҗалыкның 3200 гектар җире булган. Бүгенгә 120 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның 30ы – савым сыеры. Болардан тыш, атлар тоталар. Дөрес, элегрәк күпләп дуңгыз да асраганнар. Тик соңгы елларда илдә Африка чумасы таралганлыктан, аларны асраучы хуҗалыкларга контроль дә, игътибар да көчәйде. Шул сәбәпле, «Күтәмә» хуҗалыгы да дуңгызларын бетерергә мәҗбүр булган.
 
Агрофирманың 3200 гектар җире «Татнефтепром» җәмгыятенеке булып санала. Тик, агрофирма директоры Фәнүзә Гобәйдуллина әйтүенчә, оешмадан әллә ни зур ярдәм булмаган.
 
– 2009 елдан бирле агрофирма мөстәкыйль баланста, хуҗалыкны бары тик үз көчебез белән генә алып барабыз, – диде җитәкче ханым. – Техникаларны яңарттык, яхшы уңыш алып эшләдек. Гектарына 30–40 центнер уңыш җыеп килдек. (Чирмешән районы өчен бу яхшы күрсәткечләрдән санала. – Авт.). Корылык елларында да сынатмадык. Кешедән акча сорамадык, кредитка батмадык, бүген беркемгә дә бурычым юк. Салымнарны, хезмәт хакларын, пай җире өчен акчаны вакытында түләп бардык. Бүген-иртәгә чәчүебез бетәргә тиеш иде. Шушы кадәр җиргә җитәрлек орлык әзерләгән идек. Яңа чәчкеч алдык. Терлек азыгыбыз да бар. Райондагы дүрт ашлык киптергечнең икесе – минем хуҗалыкта. Хуҗалык гел алдынгылар рәтендә булды.
 
Чыннан да, Фәнүзә ханымның йорт диварында район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры имзалаган Мактау грамоталары шактый. Машина-трактор паркына да кереп чыктык. Ташландык, кызганыч хуҗалыкларны да күргән бар. «Күтәмә» агрофирмасын бер дә алай дип әйтеп булмый. Техникалары җитәрлек, амбарда ашлыклары, симәнәләре күп. Кыскасы, Фәнүзә Гобәйдуллинаны районда гына түгел, республикада да мактаулы, булдыклы җитәкче буларак беләләр. Хуҗалыкның алга таба да планнары зурдан булган югыйсә. Грант отып, тармакны тагын да зурайту турында уйлаганнар. Инде проектлар да эшләгән булганнар.
 
Әлегә кадәр шулай булган. Тик узган ел ахырында пай җирләрен башка инвесторга арендага биргәннәр. Быел язын хөкүмәт җирләрен дә тартып алганнар. Ни гаҗәп, күпьеллык үлән чәчкән кырлар да, узган көз эшкәрткәннәре дә башка кешеләр кулына күчкән.
 
– Җирләрне бездән 4–5 ел инде алырга тырышалар. Узган ел, мин авырган вакытта, октябрь аенда пайчылар җыелышы җыеп, җирләрнең бер өлешен алдылар. Минем белән киңәшләшүче кеше булмады. Югыйсә пайчылар белән килешүләр 15 декабрьгә кадәр төзелгән иде, – ди Фәнүзә Гобәйдуллина.
 
Аның сүзләренчә, агрофирма биләмәсендә 208 пай җире бар. Тик авыл халкы әйтүенчә, җыелышта 20–30 тирәсе генә кеше катнашкан.
 
– Без берни белми калдык. Әйтүче, җыелышка чакыручы булмады, – диде безгә пайчы  Клава Васясина. – Җыелышта халык күп булган дип язганнар. Укытучылар, балалар бакчасында эшләүчеләр килгән булырга тиеш. Алар гына аз була бит. Кыскасы, барысын да бездән башка хәл иткәннәр. Моңа кадәр пай җирләре өчен акча алу белән бернинди дә проблема булмады. Һәрвакыт вакытында алып бардык. Барысыннан да канәгать идек.
 
Җыелышта катнашкан пайчы Владимир Поляков та авылдашының сүзләрен раслады. Аның әйтүенчә, җыелышка 20–30лап тирәсе кеше килгән. Ягъни кеше саны тиешле таләпләргә җавап бирми һәм кворум җыелмаган булып чыга түгелме? Тик җыелышта булган Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллин сүзләренчә, беркетмәдә 121 кеше күрсәтелгән.
 
– Без ничек бар, шулай эшләдек. Бернинди дә ялган юк, – диде ул. – Зал шыгрым тулы иде. Сәркатип кыз барысын да санап язды. Фәнүзә пайчыларга 750 сум акча түләп килде. Бу мәсьәләдә аңа бер сүз дә юк. Узган ел, корылык булу сәбәпле, саламы булмады. Шуңа күрә аңа карата халыкның канәгатьсезлеге бар иде. Җыелышта барысы да бертавыштан җирләрен башка инвесторга бирергә ризалык белдерделәр. Хөкүмәт җирләренә килгәндә, агрофирма 800 гектар җиренә берни дә утыртмады, кирәксенмәде. Быел килешү вакыты чыкты.
 
Фәнүзә ханымның улы һәм хуҗалыкта төп ярдәмчесе Илнур Гобәйдуллин сүзләренә караганда, яңа инвестор пайчыларны яхшы бәя белән кызыксындырган.
 
– Җыелышта пайчыларга зур вәгъдәләр биргәннәр. Җирләргә акчаны арттырабыз, печән, салам бирәбез, дип ышандырганнар. Тик, белүебезчә, аларның җирләренә көнбагыш чәчәргә планлаштыралар. Димәк, халык печән-саламсыз калачак дигән сүз. Хәзер пайчылар канәгатьсезлек белдерә, – диде ул.
 
Ярар, пайчылар үз җирләрен теләгән кешеләргә бирсен дә ди, тик хөкүмәт  җирләрен алулары бөтенләй өнсез калдырган Фәнүзә Гобәйдуллинаны.
 
– Моңа кадәр безне: «Ул җирләрне алмыйбыз», – дип ышандырып килделәр. Аларны көздән эшкәрттек, сукаладык. 20 апрельдә чәчүлек җирләренә төшеп, техника керткәч, полиция, тикшерүчеләр чакыртып, безне куып чыгардылар. Шуннан соң, тәгаенләр өчен, районның Җир мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать иттек. Ул кәгазь буенча барысын да аңлатып, күрсәтеп бирде.  Без бөтенләй телсез калдык. Мин бит яңа чәчкечне көзен сатып алдым. Ни өчен алар (район җитәкчелеге) ул вакытта ук әйтмәгән? Алар кемнең нинди мөмкинлекләре барлыгын белми, хуҗалык эшчәнлеге белән кызыксынмыймыни? – ди агрофирма җитәкчесе.
 
Сәбәп нидә?  
Шулай итеп, бүгенгә «Күтәмә» җәмгыятенә 210 гектар җир калдырганнар. Дуңгызчылыкны бетергәч сатып алынган мөгезле эре терлек Илнур Гобәйдуллин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгына теркәлгән. Аның 350 гектарын өстәгәч, 600 гектарга якын җир мәйданы килеп чыга.
 
– Хәлләр болай булгач, малларны бетермичә хәлебез юк. Амбар тулы ашлыкларыбызны да сатарга туры киләчәк. Башкача булмый, – дип көрсенә әниле-уллы Гобәйдуллиннар.
 
Хуҗалыкның күпчелек җирләрен менә шулай астыртын рәвештә генә башкаларга алып бирүгә нәрсә сәбәпче булган соң? Әлеге сорауны без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатинга бирдек. Кызганыч, ул безгә барысын да аңлатып, озаклап сөйләшүне кирәксенмәде. Аның сүзләре буенча, агрофирма башлыгы, пай җирләрен эшкәртә алмау сәбәпле, үзе биргән.
 
– Фәнүзә күпчелек җирләрен берничә ел эшкәртмәде, чүп бастырып яткырды. Белгечләре калмады, халыкка саламын бирә алмады, пай җирләре өчен түләмәде. Узган ел 506 гектарына башка егетләр ашлык чәчте. Инвесторлар киткәч, минем җирләрне алыгыз, дип берничә ел үзе йөрде бит ул. Хәзер башкача уйлый, сөйли башлаганмыни? – диде идарә башлыгы.
 
Пайчылар башка инвестор белән аренда килешүе төзеде дисә дә, башта аның исемен әйтергә теләмәде. Мирзаһит Гатин сүзләре буенча, хөкүмәт җирләре исә агрофирманың үзендә калган. Тик соңрак ул аларның үзенең улы Дамир Гатинга күчерелүен белдерде.
 
Чыннан да, «ВТ» хәбәрчесенә билгеле булганча, хөкүмәт җирләре (400 гектар) Дамир Гатин исеменә теркәлгән. Пай һәм башка җирләр – шәхси эшмәкәр исемендә. Язманы әзерләгәндә, Кармыш авылында яшәүче фермер Дамир Гатин безгә үзе мөрәҗәгать итте.
 
– Безнең якларга килеп киткәнсез икән. Минем дә әйтер сүзем бар иде, – диде ул. – Мин бу җирләрдә беренче ел гына чәчмим инде. Дүртенче сезон анда эшлим. Узган елларда Фәнүзә апа: «Энем, юл буйларында чүп үләне үсеп утыра. Шул урыннарга чәч», – дигәч, эшкәртеп, ашлык чәчтем. Саламын халыкка тараттым. Тик моңа кадәр ул җирләр рәсмиләштерелмәгән иде, быел документлаштырдык. Аерма шунда гына. Моннан кала минем әле Елхово авылында 680 гектарга якын җирем бар.
 
Аның сүзләренчә, фермерның Кармыш авылында 268 баш мөгезле эре терлеге, 13 баш аты бар. Тик әлеге райондагы башка фермерлар, халык аның ул кадәрле малы булмавын әйтте.

Җир тәме        
– Мин бу кадәрле ук булыр дип уйламаган идем. Йөрәгем әрни, – диде Фәнүзә ханым идарә башлыгының сүзләрен шәрехләп. – Минем бервакытта да җирдән баш тартканым булмады. Киресенчә, маллар санын арттыру уе бар иде. Бөтен мәйданнарда иген игелде, пайчыларга да 2009 елдан бирле үзем түләп киләм. Дамирның безнең җирләрдә ашлык чәчкәне булмады. Ничек шулай алдалап була икән ул? Узган көз уракны беренчеләрдән булып тәмамладык та сентябрьдә үк сөрүгә керештек. Моңа кадәр дә гел шулай алдынгылар рәтендә идем.
 
Фәнүзә ханым кул кушырып утыра торганнардан түгел анысы. Берничә тапкыр район башлыгы Фердинант Дәүләтшинга да мөрәҗәгать иткән, хатлар юллаган. Тик, кызганыч, аннан яклау тапмаган. Район башлыгыннан: «150 баш мал өчен 450 гектар сөрүлек җире җитә», – дигән җавап хаты гына килеп ирешкән. Апрель ахырында прокуратурага да мөрәҗәгать иткән, тик әлегә җавап кына ала алмаган.
 
Кырларда эшнең иң кызган чоры. Без барган көнне яңгыр яву сәбәпле, чәчү, эшкәртү эшләре тукталып торган иде.
 
– Менә монысын көздән эшкәрткән идек. Әнә тегендә дә безнең җирләр иде… Әлегә эшләгән кеше күренми, –  дип, әле кайчан гына агрофирманыкы булган җирләргә моңсу караш ташлады Фәнүзә Гобәйдуллина. – Шушында ашлык үстерер өчен күпме көч түгелде, күпме йокысыз төннәр, мәшәкатьле көннәр үткәрдек. Җирнең тәмен, анда эшләүнең рәхәтен сөйләп кенә аңлатып бетереп булмый шул..
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»