поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
06.01.2011 Җәмгыять

Могҗиза

Узган елның декабрендә Халыкара сукырлар көненә багышлап, “Сөләйман” мәчетендә үткәрелгән мәҗлестә уртача буйлы, ак йөзле бер хатын-кызга да сүз бирделәр. Халыкка аны Валентина-Вәсилә, дип игълан иттеләр. Татарча камил сөйләүче бу ханымның язмышы шактый гыйбрәтле икән. Дөрес, үзенчәлекле бер шивәсе (акценты) сизелә сизелүен.

Якыннанрак танышасым килү теләге күзләре буенча беренче группа инвалид Вәсилә Сәлахиева белән әңгәмә коруга этәрде. Ник дигәндә, күп кенә милләттәшләребез туган телләрен онытып барганда, ә балалары бер кәлимә сүз сөйләргә теләмәгәндә һәм моны халкыбызның фаҗигасенә әйләнүен бөтен йөрәгебез белән ачынып тоеп торганда, милләте белән чуаш булган Валентина ханымның үз тормыш кыйссасын саф татар телендә сөйләп бирүе аңа карата чиксез соклану хисләре тудырды.

 

– Мин 1940 елның 1 июнендә – Халыкара балаларны яклау көнендә Чувашстанның Яльчик районында якты дөньяга килгәнмен, – дип башлады ул сүзен һәм болай дәвам итте: – Хәзерге вакытта төп йортта энем Зиновий Блинов хуҗа булып калды. Ул бөтенебезне каршы ала, кунак итеп, озатып кала. Энебез кәрзиннәр үрү буенча бөтен Чувашстанда дан алды. Мин 1961 елда Казанга килдем. Казан медицина училищесына укырга кереп, аны 1963 елда тәмамладым. Юллама биреп, Кайбыч хастаханәсенә эшкә җибәрделәр. 1964 елда Вәкил Сәлахиев дигән кешегә кияүгә чыктым. Вәкил минем әти-әни янына килеп: “Кызыгызны яратам. Миңа кияүгә бирегез”, – дип рөхсәт сорады. Әти аңа фатихасын биреп: ”Кызымны кыерсытма”, – диде. Әни дә каршы сүз әйтмәде: “Аллаһыдан нәрсә язылган булса, шул булыр. Татарларга да, чувашларга да бер Аллаһы Тәгалә инде”, – диде. Патшаларыбыз да уртак булган безнең. Чувашча-Әлмуш, татарча Алмыш дигәннәр.

 

Вәкилнең гаиләсе мине бик якын күрде. Бусагадан беренче тапкыр килеп керүгә кайнанам Бибиразия: “Кызым, әйдә утыр әле”,-дип ачык йөз белән ягымлы итеп эндәште. Мине табын янына утырттылар. Шунда Вәсилә дигән исем куштылар. Мин ул чакта аның мәгънәсен аңлап та бетермәгәнмендер инде. Кешесен яраткач, калганнарын уйлап тормыйсыңдыр ул. Кайнатам Габдрахман фин сугышында үлгән. Командир булган ул. Ураза яисә Корбан бәйрәме җитсә, мин чаба-чаба өйне җыям, чистарта идем. Безнең бәйрәм белән охшаш алар. Вәкил чынлап та мине кыерсытмады, әти-әниемә биргән вәгъдәсен үтәп килә. Ул шофёр булып эшли. Яхшы яклары күп аның. Дөрес, бик дини кеше түгел. Кайнанам бик мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булып чыкты. Ул миңа гел: “Вәсиләм”, – дип кенә эндәште. Теге яки бу эшне ничек башкарырга, дип киңәшләр дә сорый иде хәтта. Без бик тату яшәдек. Өйдәген урамга чыгармадык, урамдагысын өйгә кертмәдек. 1965 елда-кызыбыз Гүзәлия, 1968 елда улыбыз Фәнис туды. Инде оныкларыбыз да бар. Киленем Гөлназ исемле. Хәзер алтау булып яшибез.

 

Ислам диненә кайчан килдегез? Күзегез кайчан күрми башлады?

 

– Без ел саен корбан ашы уздыра идек. Ислам гаиләсендә яшәдем бит мин. Татарчаны да, борынгы гадәт, йолаларны да гаиләдә өйрәндем. Әнкәй белән бертуган Рәшидә апа бар иде. Акъәби дип йөртәләр иде аны. Аның да йогынтысы булгандыр. Тагын бер вакыйга зур тәэсир ясады миңа. 1995 елда пенсиягә чыктым. Тик әле тагын 5 ел эшләдем. 2006 елда күзләрем кинәт начарайды. Аңа кадәр әйбәт күрәләр иде. Табиблар глаукома, диделәр. Аллаһының бер сынавы булгандыр ул бәлки миңа. Казанның Бутлеров урамындагы хастаханәдә 10 көн дәваландым. Анда Александр Юрьевич Расщепков атлы бик яхшы хирург операция ясады. Соңрак ул миңа: “Мин мөмкин булганның барысын да эшләдем. Хәзер инде Аллаһыга һәм могҗизага ышанырга гына кала”,-диде. Ә беркөнне, көтмәгәндә-уйламаганда, Зәкия исемле мөселман хатын-кызы яныма килде дә: “Коръән укы син. Файдасы тими калмас”,– диде. Тик әле аны укырга өйрәнәсе бар бит. Шулай да аның сүзләре көчле тәэсир итте миңа. “И-и, Аллаһы Тәгаләм, Үзеңнең Изге Китабыңны укырга насыйп итсәң иде”,-дип Раббыбызга ялвардым. Чөнки ул вакытта мин бернәрсә дә белмим, бернәрсә дә күрми идем. 2006-2008 елларда Кайбычтагы мәчеткә йөрдем. Шунда миңа сүрәләрне, догаларны өйрәттеләр. Күз басымым югары иде. 2009 елда тагын бардым мәчеткә. Анда мөселманнар “Ясин” сүрәсен шулкадәрле матур итеп укып утыралар! Исем китте! Мин дә алар белән укырга керештем. Менә шунда бер илаһи могҗиза булды: күзләремнең басымы төшеп кенә калмады, хәтта элекке хәленә кайтты!

 

Вәсилә ханым, “Сөләйманмәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгенә ничек килеп эләктегез?

 

– Шулай бервакыт мин телевизордагы бер тапшыруга игътибар иттем. Анда Фәнис остаз Мингәрәев белән Мәликә абыстай Гыйльметдинова чыгыш ясады. Шунда “Сөләйман”да Коръән укырга өйрәнү өчен сукырларны җыялар дигән сүз булгач, бераздан аларга шалтыратып карарга булдым. Телефонны Мәликә ханым алды. Ул үзенең искитмәле ягымлы тавышы белән: “Әйе, кабул итәбез. Безгә укырга килегез”, – диде. Дәресләрнең кайчан башлануын, юл чыгымнарын да үзләре түләячәген әйтте. Күктән төшкән бәхет иде ул минем өчен. Әлбәттә, мин шунда ук ризалаштым. Бик өйрәнәсем килде Коръәннең Брайльчәсен! Менә шуңа күрә килдем “Сөләйман”га. Биредә үземә дуслар, фикердәшләр таптым. Монда шулкадәрле шат тойгылар кичерәм: аны әйтеп аңлатып бетерерлек түгел! Очып-очып йөрим мин монда! Без 21 кеше бер гаилә кебек яшибез. Биредә безне ашаталар, эчертәләр. Иртән торгач, “Әссәламәгаләйкүм”, – дип сәламлиләр. Укытучыларыбыз да шул тикле ягымлы. Фәнис остаз – компьютерны, Мәликә һәм Суфия абыстайлар Брайльчә Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтәләр.

 

Әгәр Сезгә кабат бирегә килеп укырга мөмкинлек туса, барыр идегезме?

 

– Ике дә уйлап тормыйча барыр идем. Ислам динендә ләхеткә кадәр белем алу фарыз гамәл булып санала. Без барыбыз да фитрый иман белән туганбыз. Миңа: “Син динеңне алыштыргансың икән”, – дип әйтүчеләр дә булды. Дөрес сүзләр түгел ул. Элекке заманнарда чувашлар ислам динендә булганнар. Мин фәкать борынгы бабаларыбызның хак диненә кайттым. Һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең мине исламга кертергә теләге булмаса, алай килеп чыкмас иде! Гел Коръән укыткан йортта яшәвемнең дә Раббыбыз гына белгән бер асыл мәгънәсе бардыр дигән фикердә торам. Ислам ул – хак, пакь, саф дин. Кешеләр бу динне күпләп кабул итсәләр, тормышыбыз тагын да яхшырыр, әдәп-әхлак ягыбыз да күркәмгә әйләнер иде, дип уйлыйм.


Хатыйп ГӘРӘЙ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»