|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2022 Шоу-бизнес
Винера Ганиева Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев башкаруында яңа җыр турында: «Шикардос!» (ВИДЕО)Күптән түгел генә «Матбугат.ру» укучылары хозурына яңа премьера тәкъдим иткән идек. Гүзәлия белән Артур Минһаҗевның «Бәхет тамчысы» җыры ул. Көен Гүзәлия, сүзләрен Рауза Хафизова язган. Нияз Вәлиев аранжировкасы. Тавыш яздыру - Марат Мухинныкы. Битараф калдырмады бу җыр, күпләрнең күңеленә хуш килде. Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева да "Матбугат.ру" социаль челтәрләренең берсендә бу җырга карата бәя биреп: "Шикардос!" дип комментарий язып калдырган.
Гүзәлия белән Артур үзләре яңа иҗат җимеше турында: "Дуэт җырлар төрле-төрле була. Бар уйландыра, моңландыра торганнары, биетә торганнары hәм бар өйдәге hава торышын үзгәртә торганы. Бу дуэтның шифасы нәкь шундый. Өегез якты нурга күмелсен, ә тып-тып тамган яңгыр тамчылары бәхет билгесе булып, күңел тәрәзәләрегезгә шакысын! Рәхим итеп тыңлагыз!" - дип уртаклашканнар иде.
--- |
Иң күп укылган
|