|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2022 Җәмгыять
Җансызларга ташбака да уенчыкПермь балыкчылары Камада зур ташбака тотып алганнар. Социаль челтәрләрә күренүенчә, бу - бик зур кызыл колаклы ташбака. "Җансыз хуҗалар аны елгага җибәргән", - дип яза автор. Төбәкнең Табигатьтән файдалану министрлыгы бу версия белән килешә һәм балыкчылар күрмәгән очракта су хайванын нәрсә көткәнен аңлаткан.
"Җәй көне безнең климатта кызыл колаклы ташбакалар азык белән тәэмин ителсә, яши ала, ләкин кышын хайван туңачак", - ди Табигатьтән файдалану министрлыгы белгече. Ташбаканы тоткан балыкчылар аңа яңа өй тапканнар да инде.
Фото:perm.aif.ru
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|