поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.01.2011 Җәмгыять

Бала табу күпмегә төшә?

Мин сәясәт белән әлләни кызыксынмыйм. Шулай да Русия президентының быелгы юлламасын бик игътибар белән тыңладым. Ил башлыгы балаларның киләчәген кайгырту хакында сүз алып барды.

Медведев демографик кризисны бетерү буенча Путин башлаган эшне дәвам иттерергә уйлый ахрысы. Путин икенче баласын табучыларны 250 мең акча белән кызыктырып, халык санын арттырмакчы иде. Тора-бара әлеге акча 340 мең сумнан артып китте. Акчага кызыгып бала табучылар да булды. Медведев исә өченче бала табучыларны да бүләкләмәкче: дәүләт андый аналарга, йорт салырга дип, җир бүлеп бирергә җыена. Ләкин аңа карап кына бу заманда өчәр бала табарга кайсы хатын-кыз җөрьәт итәр икән?

 

Күптән түгел абыемның малае туды. Бала туу һәрвакыт гаиләгә шатлык, бәхет алып килә. Ата-ананың тормышы төптән үзгәрә, күңелле мәшәкатьләр өстәлә. Әмма әлеге күңелле мәшәкатьләр белән бергә гаиләнең матди чыгымнары да бермә-бер арта. Хәер, бүгенге заманда бала туу белән бәйле чыгымнар сабый әле анасының карынында чагында ук башлана. Авырлы хатын даими рәвештә табибларга күренергә тиеш. Тик аларның бөтенесе дә сырхауханәдәге озын-озак чиратларда утыра алмый, эшкә йөгерәсе бар. Ә чиратта утырмыйм дисәң, түләүле шифаханәгә барасың. Бер тапкыр УЗИ узу якынча 250-350 сумга төшә. Йөкле хатыннарга тугыз ай эчендә 4-5 тапкыр УЗИгә төшәргә туры килә. Әле тагын әллә ничә төрле анализлар тапшырасы. Анализларның күбесе түләүле. Бала көткәндә мондый «вак» нәрсәләргә карап торасыңмыни ди инде?! Юк, әлбәттә! Иң мөһиме – сабый исән-сау тусын!

 

Тугыз ай буе ана да, ата кеше дә баласының исән-сау тууын көтә, аңа исем эзли. Һәм менә ул көн килеп җитә... Аның өчен хәзер алдан табиблар, шәфкать туташлары белән ”сөйләшергә” кирәк. Узган ел абыем икенче тапкыр әти булгач: “Хатынның бала табу йортында яткан дүрт көне егерме җиде мең сумга төште”, – дип сөйләгән иде.

 

...Хуш, бала дөньяга килде ди. Сабыйны киендерергә, ашатырга, йоклатыр урын әзерләргә кирәк. Бала төрә торган алтмыш сантиметрга туксан сантиметр зурлыктагы чүпрәкнең иң арзаны 90 (!) сум тора хәзер! Ким дигәндә, 5-6 биләү алмыйча булмый, чөнки бала аларны гел юешләтеп тора. Күлмәк-ыштаннар ала башласаң да, йөз тәңкәдән дә арзанын табам димә. Әле бу бала тормышының беренче көннәре генә бит. Шәһәр фатирларында бишек элеп куеп булмый, хәзер авыл җирендә дә балаларны бишектә үстермиләр инде. Ә менә мин дә, миннән ике яшькә кече сеңелем дә бишектә үстек. Мин, аякларым бишекнең читеннән салынып төшә башлагач та, шунда йоклый торган булганмын. Агачтан эшләнгән, зәңгәр төскә буялган бишегебезне әле дә хәтерлим. Менә дигән уңайлы әйбер булган бишек дигәннәре! Хәзер Кытайда әллә нинди химикатлар кушып ясаган ятак түгел инде ул, малай! Бүгенге көндә бала караватларының иң арзан дигәннәре мең ярым-ике мең сумнан башлана. Әле баланы урамга һава суларга алып чыгар өчен арба кирәк. Бала коляскасының да иң арзаны 2-3 мең сум. Баланы төрергә юрган, одеял алмый булмый, бу тагын чыгым дигән сүз. Әле моннан егерме ел элек кенә юрган ише әйберләрне кешеләр үзләре ясаганнар. Мин ябынып үскән кызыл тышлы юрганны әбием сырып биргән булган, кечкенә мендәрчекне дә ул ясаган. Чын каз мамыгы тутырылган мендәрләрне кибетләрдә очратуы авыр шул хәзер.

 

Яңа туган балага түккән чыгымнар моның белән генә бетми әле. Абыемның малае туды дип әйткән идем бит әле. Киленебезнең сөте юк, ә баланы ашатырга кирәк. Балага “кибет порошогы” алмыйча булмый бу очракта.Бер безнең килен генә түгел, күп хатын-кыз бу адымга барырга мәҗбүр. Бер көн даруханәгә кергәч юри генә киштәдәге балалар ризыкларын карап чыккан идем, күзләрем маңгайга менде! Балага сөт, сок ише сыеклыклар салып бирә торган имезлекле савыт туксан ике сум тора, ә «порошок» үзе биш йөз сиксән җиде сум! Әбиләр әйтмешли, ат бәясе бит бу!

 

Мин алда санап киткән чыгымнар сабый дөньяга аваз салганнан соң булганнары гына әле. Бала үсә төшкәч матди чыгымнар да арта. Кием-салым, ашаудан тыш, бала-чага велосипед сорый башлый, аннан компьютер, телефон кирәк була. Аннан балалар бакчасына капчык-капчык акча ташыйсы, соңрак мәктәпкә, югары уку йортына... Ата-ана баласын өйләндергәч, яисә кияүгә биргәч тә, инде баласы үзе күптән акча эшләсә дә, матди ярдәм күрсәтергә тырыша. Чөнки йөрергә машина, торырга фатир кирәк. Аннан оныклар туа һәм... тагын шул ук хәл яңабаштан кабатлана.

 

P.S. Бервакыт кибеттә шундый күренешкә тап булдым. Әти кеше үзенә һәм ике яшьләр тирәсендәге улына аяк киеме карый. Бик озак сайлады бу, сатучыны да аптыратып бетерде. Соңыннан үзенә – мең, ә улына мең ярымлык ботинка алып чыгып китте.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 73 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»