|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2022 Мәдәният
Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлаштылар (ФОТО)Мәскәүдә кичә вафат булган җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашалар. Хушлашу мәрасименнән әлеге кадрларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева тәкъдим итте. Татар җырчысы белән хушлашу мәрасиме бүген, 15 майда, 15.00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә башланды. Чарага артистның иҗатын яратучы йөзләгән кеше килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән венок китерделәр, дип яза Татар-информ.
17.00 сәгатьтә шушы ук мәчеттә җеназа намазы укылды.
Артист Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләнде.
Элегрәк Татарстан Президенты, ире вафат булуга бәйле рәвештә, Ренат Ибраһимовның хатыны – Светлана Ибраһимованың кайгысын уртаклашкан иде.
Фото: © Динә Газалиева
--- |
Иң күп укылган
|