|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2022 Мәдәният
Кариев театры беренче тапкыр күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтәчәк15 майда беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел тула. Бу уңайдан Кариев театры бөек актрисаның соңгы көннәрен тасвирлаган «Яратып туялмадым» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль беренче мәртәбә тифлокомментарийлар белән тәкъдим ителәчәк. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы еллары Чистай психоневрология интернатында үтүе билгеле. Әсәр тарихи чыганакларга таянып язылган. Анда героиняның интернатта үткән гыйбрәтле еллары тасвирлана. Спектакль бары тик сәхнәдә тамаша уйнаганда гына үзен бәхетле итеп хис иткән ялгыз хатын-кыз язмышы, аның авырулары белән көрәшүе һәм интернатта тормышка ашкан хыялы турында. Билетлар алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru/event/?id=1055
--- |
Иң күп укылган
|