поиск новостей
  • 19.05 "Алтынч[ае]ч", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
  • Казан шәһәре Дементьев урамы 7а йортында ике бүлмәле квартирада 12кв.м.бүлмә сатыла. Бүлмә яхшы хәлдә, барлык җиһазлар белән. күрше бүлмәдә ялгыз хатын-кыз яши. Хәбәрләшү өчен телефон: 89093080784
Архив
 
13.05.2022 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи исемендәге беренче халыкара фестиваль-конкурс булачак

Җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 30 майда татар-башкорт җырларын башкаручылар арасында «Онытылыр димә» дип исемләнгән беренче халыкара фестиваль-конкурс була.

Быел Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә 5 ел тула.  Халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 30 майда татар-башкорт җырларын башкаручылар арасында «Онытылыр димә» дип исемләнгән беренче халыкара фестиваль-конкурс була. Анда 20-35 яшьлек һәм 35 яшьтән өлкәнрәк җырчылар катнаша ала. Балалар арасында аерым приз уйнатыла.

 
Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. «Бүгенге көндә 30 кешедән гариза кергән», – ди җырчының сеңелесе Фирүзә Ибатуллина. Сораулар туса 8-917-296-99-55 телефоны буенча Раил Нуриевка шалтыратырга кирәк.
 
Җиңүче җырчының туган көне - 30 майда Тәтешле мәдәният йортында узачак гала-концертта билгеле булачак. Гран-при иясенә 50 мең сум акча бирелә.
 
Май – җырчы туган ай. Үзе арабыздан китсә дә, халык аны онытмый. Аңа багышлап яңа җырлар, шигырьләр языла.  Буада яшәп иҗат итүче Гөлнур Айзат дустына «Онытып буламы соң?!» исемле шигырь язган.  
 
Агыйделдә ак пароход-
Кул болгап уздың җырлап.
"Онытмадыгызмы мине?"
Дигәндәй уйдан сорап.
Җил назлап синең күлмәкне
Тирбәтеп уйнап ала.
Ак пароходтан ак дулкын
Артыннан сызылып бара.
Йөзеңдәге кояш нуры
Чагылдыра күзләрне.
Хәниякәй, синең өчен
Табыйм нинди сүзләрне?
"Сез ничек анда?"- дисеңме
Синсез бик моңсу, җаным.
Җитми синең шаян тавыш,
Моңнарың җитми тагын.
Быел алмагач,шомыртлар,
Чияләр бик ак иде.
Моңлы сайрар сандугачын-
юксынды алар сине.
Тәрәзәмне ачып иртән
Озак тордым үзем дә.
Төштәгеләр өндә юк шул-
Шуңа үзәк өзелә.
Күптән язган хатларыңны
Укыймын кабат-кабат.
Ашыктың, бәгырь, йөрәкнең
Ярасы тора канап.
Төзәлми һаман җөе дә-
Сине югалткан көннән.
Радиода синең җырлар-
Алышытырыр соң кемнәр?!
Җырчылар күп! Әмма күңел
Сайлый ул үз дигәнен.
Агыйделдә -ак параход
Җилфердәде күлмәгең...
Туган көнең белән котлап
Сәлам җибәрик мәллә?
Хәниякәй, дустым минем,
Ничек син, нинди хәлдә?
Язсам да бармас хатларым-
Син бит ерак-еракта.
Ә үзең шундый якынсың,
Яшисең гел йөрәктә!
 

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 13.05.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы