поиск новостей
  • 19.05 "Алтынч[ае]ч", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
  • Казан шәһәре Дементьев урамы 7а йортында ике бүлмәле квартирада 12кв.м.бүлмә сатыла. Бүлмә яхшы хәлдә, барлык җиһазлар белән. күрше бүлмәдә ялгыз хатын-кыз яши. Хәбәрләшү өчен телефон: 89093080784
Архив
 
12.05.2022 Фаҗига

Күпбалалы ана каз бәбкәләре алырга дип юлга чыккан булган

10 май иртәсендә Уфа-Яңавыл юлының 133нче километрында Renault Sandero белән Skoda Rооmster бәрелешкән. Авариядә 5 кеше һәлак булган. Renault автомобиленнән – ике (64 яшьлек водитель һәм урта яшьләрдәге пассажир ханым), Skoda машинасыннан – өч (24 яшьлек водитель белән аның 16 һәм 24 яшьлек пассажирлары).

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә Skoda Rооmster кюветка төшеп киткән һәм аңа ут капкан.
 
Skoda автомобилендәгеләр ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче  һәлак булганнар. Renault машинасындагылар янып үлгән.
 
Ул вакытка Renault автомобилендә янып үлгән пассажир ханымның шәхесен ачыклап булмаган.
 
Ә 11 май көнне иртән “ЛизаАлерт” Башкортстан” төркеме волонтерлары Борай районының Мамады авылында яшәүче хатынны эзләүләре турында игълан итте һәм ярдәм сорады.
 
“10 майда  08.00-15.00 вакыт аралыгында Борай, Калтасы, Мишкә, Яңавыл  районыннарыннан Бөрегә таба узучылар, видеорегистраторларыгызны тикшерегез әле, бәлки видеоязмалар саклангандыр”, – дип язды алар.
 
Бераздан бу ханымны  үле килеш тапканнар дигән хәбәр таралды. Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итүенчә, мәгълүматлар Мамады авылында яшәүче күп балалы ананың  10 май иртәсендә теркәлгән коточкыч авариянең бишенче корбаны булуын күрсәтә.  Ул каз бәбкәләре сатып алырга дип юлга чыккан булган.
 
Шулай да бары тик суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча гына  мәрхүмәнең  шәхесе төгәл ачыкланачак. 
Фото:“ЛизаАлерт” Башкортстан” төркеме
 
 
 

 


Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 12.05.2022
Өмет печать

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы