|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2022 Медицина
Косметолог хатасы аркасында туе алдыннан сукырайганАвстралиянең Перт шәһәрендә яшәүче яшь кыз туена аз гына вакыт кала косметолог хатасы аркасында сукырайган. 30 яшьлек Тамика Клегетт туена әзерләнә башлагач та косметологка язылган. Анда ул кашларын каләм белән буятырга ниятләгән. Косметолог клиентның кашларын каләм белән түгел, буяу белән буяган. Кемдер каләм ни, буяу ни, аермасы зур түгелдер дип уйлар. Әмма бу Клегетт өчен коточкыч хәлгә әверелә. Каш буяту процедурасыннан соң, буяуга аллергия булу сәбәпле, кәләшнең күз кабаклары шешенә башлый. Ахырда күзләре бөтенләй ачылмас була, күзләрендәге әчетүгә түзәр әмәле калмый. Коты очкан Клегетт дәваханәгә йөгерә, анда исә аллергия реакциясе узуын көтәргә киңәш итәләр.
Тик икенче көнне Тамиканың хәле катлаулана һәм ул янә дәваханәгә бара. Табиблар аны хастаханәгә сала. Пациентканың хәле бераз яхшыргач, аны өенә кайтарып җибәрәләр.
Шуңа күрә таныш һәм даими йөргән белгечләрне генә күз уңында тотарга кирәктер. Аеруча мөһим һәм истәлекле вакыйгалар алдыннан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|