|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2022 Фаҗига
Бер авария биш кешенең гомерен өзгәнФаҗига Башкортстанның Мишкә районында теркәлгән. ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Уфа - Яңавыл юлының 133нче чакрымында "Renault Sandero" һәм "Skoda Romster" машиналары бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәттә биш кеше — икесе "Renault"дан һәм өчесе "Skoda"дан - һәлак булган. Машинада балалар булганмы - ачыклана. "Renault Sandero" автомобиле бәрелешкәннән соң кюветка килеп төшкән һәм янып киткән. Янгынны урынга килгән янгын сүндерүчеләр сүндергән.
Вакыйга урынында ЮХИДИ җитәкчелеге, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш тикшерү идарәсенең юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү буенча махсус бүлек хезмәткәрләре һәм күчмә Эксперт-криминалистика лабораториясе эшли.
Фото: башинформ
--- |
Иң күп укылган
|