поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.05.2022 Дин

“Кабергә уенчыклар, ясалма чәчәкләр кую динебездә юк”

Вафат булган якыннарыбызның каберләрен чистартып, тәртиптә тоту без – исәннәрнең изге бурычы. Кемдер мәетнең рухы шат булсын дип, аллы-гөлле чәчәкләр утырта, җир куенына иңдергән сабыйларының кабер өстенә уенчыклар куеп китүчеләр дә бар, шунда ук үлгән кешенең рәсемен уеп ясаткан зур затлы ташлар да очраштыргалый.

Ә кемдер хәтта чардуган утыртып куюны да кирәксенми. Таш куя да шуның белән шул. Бер караганда, зират карап-хозурланып йөри торган урын да түгел кебек, икенче караганда, мәетләргә карата бу безнең игътибар, ихтирам да билгесе кебек. Бүгенге сәхифәбездә без Әмәт бистәсе мәчете имам-хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән зират тәртипләре турында сөйләштек.
 
– Хәзрәт, соңгы вакытта чардуган кую-куймау мәсьәләсе турында шактый сүз ишетергә туры килә. Әлегә кадәр куеп килделәр, беркемдә бернинди сорау тумады, ә хәзер аны нишләптер кирәксенми башладылар.
 
– Зират коймалап алынган икән, аерым чардуган кирәк тә түгел. Аны элек каберләр өстенә ерткыч хайваннар, мал-туар кереп, таптап йөрмәсен өчен һәм кешеләр дә каберне күрмичә, ялгыш таптамасыннар өчен куйганнар, анда да агачтан гына ясаганнар. Хәзер зиратлар тимер коймалар белән әйләндереп алына, чардуган куюның кирәге дә калмый. Кайвакыт чардуганнар бер-беренә бик якын тору сәбәпле, алар арасыннан йөреп тә булмый. Кабергә якын килеп, дога да кыла алмый аптырыйсың. Яңа мөселман зиратында чардуганнар куйдырмыйлар, билге итеп таш кына куярга рөхсәт бирелә һәм бу дөрес тә. Аннары диндә исраф кылу да хупланмый, чардуган ясату өчен акчасы да, материалы да кирәк. Әгәр дә бер гаилә яки нәсел бер урында җирләнәсе килә икән, ул очракта шул урынны койма белән бүлеп куярга ярый.
 
– Ир яки хатын алдан вафат булып, аның яныннан урын алып куйсаң, һәр көнне ике рәкәгать намаз укырга тиешсең икән…
 
– Диндә андый нәрсә юк.
 
– Кабер өстенә, чүп үләннәр үсмәсен, чиста-матур торсын дип, мәрмәр плитәләр түшәп куючылар да бар, бу рөхсәт ителәме?
 
– Дөрес әйбер түгел ул. Кабер өстендә үскән һәр үсемлек мәет өчен дога кылып тора. Мәетне күмгәндә балчыгын ничек күтәреп-өеп куйдың, шулай торсын. Ә үсемлекләрдән арынырга ашыкмагыз, алар мәет өчен файда гына китерә, ягъни зекер әйтеп торалар. Шуңа да галимнәр кабер өстен йә яз яки көз көне генә чистартырга куша. Җәй көне аларга тимәү хәерлерәк.
 
– Кабер өстенә утырткан агачлар зур булып үсеп, күрше каберлекләргә юлны каплыйлар, авып төшеп, чардуганнарны изәләр. Аларны, бәлки, утыртмавың хәерледер?
 
– Махсус агач утырту кирәкмидер дә, үсеп утырган үләннәр догага җитә. Утыртасы килгән кеше зур булып үсми торган җыйнак агач утыртса, әйбәт. Әгәр дә агач үсеп, зыян китерә икән, аны кисеп алудан куркырга кирәкми. Чәчәкләр утырту да дин буенча килә торган гадәт түгел. Теләге булган кешегә анысы тыелмый, чөнки алар да дога кылып тора. Ә уенчыклар яки кәнфитләр куеп калдыру, ясалма чәчәкләр кую динебездә юк. Шулай ук ташка мәетнең фотосурәтен кую да дөрес гамәл түгел. Моңа бик җитди карарга кирәк, чөнки каберлекләр – динебезнең бер өлеше.
 
– Фотосурәт куюның гөнаһы мәеткәме, әллә куйдырган кешегәме?
 
– Дөрес сорау. Галимнәр, вафат булган кеше үлгәнче балаларына шуны аңлатып калдырмаган булса, зыяны мәеткә булырга мөмкин, диләр. Әйтеп-кисәтеп калдырса, мәеткә гөнаһы юк. Шуның өчен бу мәсьәләдә дин әһелләре белән киңәшләшү зарур.
 
– Кайберәүләр кабер өстенә җимеш бирә торган агач яки куак утыртырга тырыша. Янәсе, җимешен кошлар ашаса, савап ала.
 
– Диндә андый нәрсә бар. Мәет исеменнән, савабы аңа булсын дип, җимеш агачын утыртырга телисең икән, аны зираттан башка урында да утырта аласың. Фәкать ниятеңне генә дөрес җиткерү мөһим.
 
– Кабер ташларына җәмәгатеннән, улы-кызы, сыйныфташларыннан соңгы бүләк дип язып куючылар да бар. Моңа ничек карыйсыз?
 
– Бу да динне аңлап бетермәүдән килә. Элек әби-бабаларыбызның кабер ташларына бары тик гыйбрәтле сүзләр генә язылган. Әйтик, кабер янында басып торучы, бел, кичә мин синең шикелле идем, иртәгә син минем кебек буласың, дигән сүзләр. Бу исән кешегә үлгәннән соң ахирәт тә булачакны искә төшерү. Ташка Аллаһ сүзе дә, аятьләр дә, бисмилла да язылмый. Ә хәдис яки берәр шагыйрьнең мәгънәле шигырь юллары язылырга мөмкин. Мәеткә синнән бүләк таш түгел, аның исеменнән сәдака бирү, рухына кылган дога гына була ала.
 
– Темадан читкә китеп булса да, сорыйм әле. Кайбер районнарда ләхет тактасы урынына кирпеч кулланалар икән. Кайсы дөресрәк санала?
 
– Кайбер якларда, чынлап та, кызыл балчыктан, аны яндырмыйча гына, кирпечләр әзерләп куялар. Бу сөннәткә күбрәк муафыйк булып тора. Пәйгамбәребезнең дә ләхетен шундый кирпечләр белән каплаганнар. Гарәп илләрендә шулай эшләнә, чөнки такта тиз чери һәм аны туфрак та баса. Ә кирпеч нык. Әмма безнең халыкта такта кую гадәте яши. Галимнәр аны да рөхсәт итә. Такта куюның бернинди дә гөнаһы юк.
 
– Зиратта намаз укырга ярыймы?
 
– Каберләр арасында ярамый. Әгәр дә махсус бер урын бар икән, рөхсәт ителә. Дин тыелган заманда бабаларыбызның зиратта каберләр булмаган урында гает намазларын укулары билгеле.
 
– Коръән укырга буламы?
 
– Мәетләргә багышлап Коръән укуны күпчелек галимнәр рөхсәт итә.
 
– Читтә күмелгән әтиләренең зират туфрагын әниләре кабере өстенә алып кайтып салучылар бар. Диндә бу нәрсә бармы?

– Диндә кабер туфрагын ташу дигән нәрсә юк.
 
– Зират әдәпләре турында тагын ниләр әйтер идегез?
 
– Зиратка барганда, кешегә госелле булу тиешле, ә тәһарәтле булса, тагын да яхшырак. Хатын-кызга гаурәтен каплау зарур. Яланбаш, шәрә аякларны күрсәтеп йөрү мәетләрне хөрмәт итмәү була. Гомумән, хатын-кызларның зиратка еш баруы хупланмый, мәетне озата барганда керү исә бөтенләй тыела, чөнки алар нечкә күңелле, психологик яктан аларга авыр булачак. Каберстанда чәчне тузгытып, киемнәреңне йолкып, акырып елау тыела. Күңеле тулып, сабыр гына елау тыелмаган. Кабер өстенә утырырга яки басарга ярамый. Зиратка, каберләрне чистарту, тәртипкә китерү максатыннан гына бару дөрес түгел, сез анда алар рухына дога кылу, ахирәтне искә төшерү нияте белән дә барырга тиеш.
 
Зиратка кергәндә укыла торган дога
 
“Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ”.
 
“Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз”.
 
“Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр”.
 
“Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез – элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез”.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.12.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»