поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.05.2022 Язмыш

«Кыска гына гомерендә бөтенесенә өлгерде. Аны озатканда ирләр дә елый»

Якты йолдыз. Балтач районының Арбор авылында яшәүче Фәннур Әүхәдиевне авылдашлары әнә шулай дип искә ала хәзер. Мәкерле авыру белән көрәшеп тә, актык айларына кадәр аны берәүгә дә сиздермичә, зарланмыйча 51 яшен тутырып, арабыздан китте ул. Ураза аеның соңгы көннәрендә, иман кәлимәсен китереп, күзләрен мәңгелеккә йома Фәннур абый. Аны озатканда ирләр дә елый хәтта.

Әле кайчан гына күрешеп сөйләшкән идек. Аңа кадәр телефоннан сөйләшкәләдек. Ярдәм кирәклеген белгәч, мин аңа үзем шалтыраткан идем. «Әйдәгез, сезнең хакта газетага язып чыгыйк. Укучыларыбыз ярдәм итәр. Операциягә акча җыярбыз», – дидем. Ә ул исә: «Бер дә кешеләрдән ярдәм сорыйсым килми шул. Ничек тә акча табып булыр әле. Ясата алмасам, димәк, шулай язган миңа», – диде.
 
Фәннур абыйның язмышы җиңелләрдән булмаган. Биш яшендә әтисез калган. Укуын бетергәч тә, ул авылны сайлаган. Мәктәпне тәмамлаганда, механизатор «права»сы була, шуның белән ул машина паркына эшкә килә. Армиядән кайткач, сөйгәне Гөлнур белән гаилә корып җибәрә. Тормышларын ямьләндереп, башта уллары Раннур, аннары кызлары Гөлгенә туа. Әйбәт кенә гомер итәләр. Фәннур абый бик тә матур итеп җырлый да әле. Аны кая гына чакырмыйлар. Үзе дә күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый. Авыл халкы аны «үзебезнең Салават» дип йөртә. Гел җырлап йөри ул. Тик матур тормышларына күз тия. 2005 елның 2 маенда Фәннур абый, тракторына культиватор тагып, туфракка аммиак кертә.  Кичке якта кабина артына урнаштырылган аммиак багы шартлап, аның өстенә сыек аммиак түгелә. Күзләренә шунда зыян килә. Аның дөньясы караңгылана.
 
– Әтием ике айга якын Республика клиник хастаханәсендә дәваланды. Аның бар тәне төзәлде, сызланулары бетте. Әмма күзләре ачылмады. Күзләре күрмәсә дә, исән калуына сөендек. Без әтине бик яраттык. Аеруча мин. Әтием белән бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Икебезгә бер җан кебек булды. Бар серләремне аңа сөйләдем. Әтиебез күрмим дип тормады, үзенең көчле рухлы икәнен күрсәтте. Ул беркайчан да күңел төшермәде. Күрә башлыйсына ышанды, – ди кызы Гөлгенә.
 
Дөньяны яңадан күрергә 10 ел кирәк була. Аңарчы кая гына барып карамый ул. Чабаксар, Уфа, Казан табибларына күренә. Ә менә Мәскәүнекеләр ясаган операция уңышлы килеп чыга. Фәннур абый күрә башлый! Инде ул чакта кечкенә сабыйлары зур үскән була! Ул сөенеп туя алмый. Дөньяны тагын да яратып яши башлый. Тик күзләре биш ел гына яхшы күрә. 2021 елда авыру тагын үзен сиздерә. Табиблар яңадан операция кирәклеген әйтә. Бушлай ясаганнарын озак көтәсе булгач, алар түләүле клиника сайлый. Күзләрен тикшерткән вакытта, Фәннур абыйда яман чир барлыгы ачыклана. Баштарак моңа ышанмыйлар да. Кат-кат тикшерелә торгач, мәкерле авыруның барлыгын төгәл әйтәләр. Чир үпкәләренә зыян сала…
 
Яшәренә өмете зур иде аның. Казан хастаханәсенә дә үзе килеп күренеп йөрде. Табибларга һәм Аллаһы Тәгаләгә ышанды. Тереләсе, кызының, улының туйларында йөрисе, оныклар сөясе килде. Гөлнурын да калдырып китәсе килмәде. Авыру белән соңгы көненә кадәр көрәште.  Хәлен сорагач та, түзәрлек дип җавап бирә, бер дә зарланмый. Урын өстендә дә җырлап ята. Әмма үлемен сизә кебек. Хәлен белергә килүче авылдашларына, мин сезне чәчәкләр тотып каршы алырмын, дип тә әйтә. Иң зур теләге – рамазан аенда бакыйлыкка күчү була. Һәрвакыт догада була ул. Соңгы көннәрендә гаиләсенең, дүрт туганының җылысын тоеп яши. Апалары, абыйсы, сеңлесе яныннан китми.
 
Инде ашларын да уздырдылар. Бар авылдашлары аны мактап искә ала. «Ул азан әйткәч тә, авыл өстендә аның тавышы ишетелеп торгандай булыр иде», – диләр. Коръәнне дә моңлы итеп укыган. Яхшы күңелле, көчле рухлы икәнен дә искә алалар. Кыска гына гомерендә бар әйбергә дә өлгергән ул. Эшен дә эшләгән, сәхнәдән төшмәгән, дингә килеп, ислам кушканча яшәгән. Үзеннән соң кул күтәреп дога кылучылары да бар. Улы Раннур әнә әтисе кебек бөтен авылны моңга күмеп азан әйтә хәзер.  Гөлнуры күз яшен күрсәтми генә еласа да, сабыр итә. Кызы исә әтисез яшәргә өйрәнә…

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»