|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2022 Фаҗига
Мөслимдә ике кеше һәлак булган, бер ир-ат имгәнгән янгын сәбәбен ачыклыйларКичә Мөслим авылының Уңыш урамында бер йортта янгын чыгуы турында 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, янгын бер катлы шәхси йортта чыккан. 40 квадрат метр мәйданда янгынның читкә җәелүенә чик куйганнар, ә 20 минуттан соң аны тулысынча сүндереп бетергәннәр.
Йортта ике хатын-кызның мәете табылган. Шулай ук бер ир-ат зыян күргән, дип яза Татар-информ.
Хәзер янгынның сәбәбен ачыклыйлар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|