поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.05.2022 Җәмгыять

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Беренче хатын икенчесе турында белергә тиеш»

Җәмгыятьтә әледән-әле күпхатынлылыкка бәйле сораулар туып тора. Исламда бу чикле күләмдә рөхсәт ителгән гамәлләрдән санала. Бер казанга ике тәкә башы сыя алмый, ди халык. Ә гаиләдә хатыннар бердән күбрәк булса, ничек яшәргә? Гомумән, берничә хатын алырга теләгән ир-атларга нәрсәне истә тотарга? Хатын-кызга исә көндәше белән ничек яшәргә?

Кызыксындырган сорауларга «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирде.

 – Рөстәм хәзрәт, пәйгамбәрләр дә, күп хатын белән яшәсәләр дә, бердән артыгын ярата алмаган. Шулай булгач, ни өчен исламда күпхатынлылык рөхсәт ителә?
 
– Халыкта «ислам дине хатыннар санын арттырган» дигән бер фикер яши. Тарихка күз салсак, киресенчә, ислам дине хатын-кызлар санын киметкән һәм чикләгән ул. Гарәпләрдә җаһилият (ислам динен кабул иткәнче булган заман. – Авт.) чорында унар хатын белән яшәгән кешеләр булган. Ислам диненә күчкәч, пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга: «Хатыннарыгызны дүрткә кадәр генә калдырыгыз», – дип әйткән. Коръәннең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсенең 3 нче аятендә: «Хатын-кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икене, өчне һәм дүртне», – диелә. Әгәр дә алар арасында гаделлек булдыра алмыйм дип курыксагыз, берсенә генә өйләнү хәерле, ди.
 
Әйе, хәтта пәйгамбәребез (с.г.в.) дә Гайшә анабызны күбрәк яраткан. Ягъни бу – Аллаһы Тәгаләдән. Кеше барлык кешене дә бертигез ярата алмый. Гаиләдә дә балалар арасында әти кеше гаделлек урнаштырырга тиеш бит.  Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһтан куркыгыз, балаларыгыз арасында гадел булыгыз», – ди. Ягъни берсенә бүләк аласың икән, икенчесенә дә тиешле. Алар арасында хөсетлек, ызгыш чыкмасын өчен, тигез күрү хәерле.
 
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кемнең ике хатыны булып, алар арасында гаделлек урнаштыра алмаса, Кыямәт көнендә бер ягы фалиҗ булыр», – ди. Димәк, өйләнү – түгел сөйләнү. Бер хатынга өйләнү дә зур җаваплылык булса, күпхатынлы булу – тагын да зуррак җаваплылык.
 
Күпхатынлылык булган җәмгыятьтә зина булмый. Менә шунысын аңларга кирәк. Балалар әтиле үсә. Гаиләнең яклаучысы була. Аналары ялгызы гына тәрбияләгән балалар, ир малайлар барлыгын беләбез. Андыйлар үзгәрәк була. Иркәрәк алар. Чөнки хатын-кызда үз җылысын, назын бирү сыйфаты бик зур. Аллаһы Тәгалә аны шулай яраткан. Ә артык күп наз күргән малай «әни малае» була, аңа үз тормышын кору да җиңел булмый. Аның яшәеше «мин – ир кеше, мин тиеш бит» дигән фикерләрдән азат. Альфонслар шуңа арта инде. Егетләр, килен төсле, йортка төшә. Ә ир-егет өйләнергә, ягъни «өйле» булырга тиеш. «Ир-ат» дип тә юкка әйтелми. Ир кеше гаиләсен алып барырга, кайгыртырга, чабарга, гаилә йөген тартырга тиеш.  Элек эш аты берәү генә булган, хәзер икәү. Икесе дә эш аты булгач, һәркайсы үзенекен даулый. Гаиләләрдә низаглар арту да шуңа гаҗәп түгел.
 
– Алайса, ни өчен хатын-кызларга күпирлелек рөхсәт ителми?
 
– Непал дигән илдә күпирлелек гадәте бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең диненә бу гадәт хас түгел. Аның сәбәпләре дә күп. Әгәр дә хатын-кыз берничә ир белән яши икән, аннан туган бала кайсы ирдән, кемнеке икәнен кем белеп бетерер? Исламда нәсел дигән төшенчәгә җаваплы карыйлар.
 
– Күпләр күпхатынлылыкны дөрес аңлап бетерми бугай. Аның таләп-шартларын аңлатсагыз иде. Бу бит – яратуны, хисләрне, мал-мөлкәтне бертигез итеп, гадел дәрәҗәдә бүлү дигән сүз дә.
 
– Халык, кызганыч, Аллаһы Тәгаләнең аятьләренә, гади итеп әйтсәк, ревизия ясамый. «Ни өчен болай әйтелгән? Нигә шулай икән?» – дими. Кызганыч, кешеләр, үзләрен белдекле санап, кайвакытта дин әһелләре белән сүз көрәштерә. «Моның белән килешмибез, диннең бу өлеше дөрес, монысы дөрес түгел», – дип, бәхәскә керергә яраталар. Сорау бирү тыелмый, тик Аллаһы Тәгаләнең аятен укыганда, дөрес фикерләргә кирәктер, укымавым сәбәпле, аның ни әйтергә теләвен аңлап бетермимдер дип шикләнергә буладыр.
 
Гаделлек дигәндә, хисләрне тигез итеп бүлеп бетереп булмыйдыр да. Бүләк бирү, вакыт ягыннан тигезлек саклау, тәэмин итү ягыннан тигезлек кирәк. Хатын-кызның нәфакага (иждивение. – Авт.) хакы бар. Ягъни ир кеше хатынын йорт-җир, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итеп торырга тиеш.
 
– Хатын-кызларга нинди киңәш бирергә була? Көндәш белән бер йортта тору җиңелләрдән түгелдер…
 
– Билгеле, сабырлык. Ләкин бер йортта тору җиңел булмаганын белеп, динебездә пәйгамбәребез (с.г.в.) гүзәл затларыбызны бер түбә астында тотуны тыйды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыннары да бер өйдә тормаган, аларның һәркайсының үз йорты, үз бүлмәсе булган.
 
Күпхатынлы ирләргә җиңел түгел. Күпләр: «Фатир алам да, барысы да бер түбә астында яшәрләр, кая барсыннар», – дип уйлыйдыр. Алай дөрес түгел! Үзләре моңа риза булса гына. Һәркайсы аерым фатир кирәк ди икән, ир-ат аны тәэмин итәргә тиеш.
 
– Ә сөяркә тоту күпхатынлылыктан саналамы?
 
– Сөяркә булу – зина. Аның өчен – үлем җәзасы. Олы дәрәҗәдәге җинаять бу. Махсус рәвештә башка кешене үтергән, мөртәт булган, зина кылган кешеләргә исламда үлем җәзасы каралган. Әлбәттә, бездә бу үтәлми. Моның куркыныч гамәл икәнен онытмыйк! Ислам шуңа да аны тыя. Зинаны гына түгел, аңа алып барган сәбәпләрне дә. Коръәндә: «Раббыбыз хыянәт кыла торган күз карашларын да белә», – диелә. Хәтта ки урамнан узып баручы хатын-кызларга ир-атларның каравы да тыелган.
 
–  Балалары булмаган очракта, хатын иренә башка хатын табып биргән очраклар да юк түгел. Бу диндә рөхсәт ителәме?
 
– Әйе, хатын бүтән хатын табып бирергә мөмкин. Мондый практика бар. Хатын иренә кем кирәген яхшырак та беләдер. Аның өчен, билгеле, хатын-кызга бик тәкъва булу кирәктер. Ир кешегә дә алай җиңелрәк инде, сүз дә юк.
 
– Яшерен никахлар да бар бит әле, хәзрәт. Хатыны иренең башка хатыны барлыгын белмичә яшәүләре ихтимал. Бу рөхсәт ителәме?
 
– Тыела. Никах кимендә ике мөселман ир яисә бер мөселман ир һәм ике мөслимә хатын-кызның шаһитлар булуы белән генә укыла ала. Кайвакытта шаһитлар саны җитеп тә, никахын беренче хатынына белгертмәгән ирләр бар. Бу никах дөрес санала. Аллаһы Тәгалә каршында кабул ителгән никах ул. Әмма гаделлек саклау ягыннан караганда, икенче хатын беренчесе турында белгән кебек, беренчесе дә икенчесе турында белеп торырга тиеш.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»