поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.01.2011 Мәдәният

“Бестселлер” киштәсенә татарча китап куймыйлар...

Ел ахырында төрле илләрнең китап нәшриятлары, кибетләре тарафыннан үзенә күрә бер йомгак ясала. Узып киткән елда иң күп укылган китап, иң популяр авторлар исемлекләрен тәкъдим итәләр. Кемнәрдер бу исемлекләр белән килешмәскә дә мөмкин, чөнки, белгәнебезчә, рейтингны теге яки бу автор файдасына төзү авыр эш түгел. Шулай да берничәсенә тукталып үтәсе килә. Ни генә дисәң дә, китап һәм укучылар дөньясы менә шулар аша күзаллана. Корыла дисәк тә була...

Ерактан, чит илләрдән башлыйк. Британиянең  танылган “The Guardian” матбугаты язучылар, тәнкыйтьчеләр, укучылар арасында сораштыру уздырган. Шул сораштыруга нигезләнеп, 2010 елдагы иң популяр китапны ачыклаган. Американың бөек романисты дип аталып йөртүче  Джонатан Франзен яңа «Свобода» әсәре белән беренче урынга чыккан. Икенче урында - Дэвид Митчелл, «Тысяча осеней Якоба де Зута» һәм Эдмунда де Ваала, «Заяц с янтарными глазами. Скрытое наследство».

 

Инглизләрдән Россиягә, төгәлрәге Мәскәүгә кайтыйк. Башкаланың  иң эре китап сәүдә нокталарыннан саналган “Мәскәү” кибете соңгы бер генә түгел, ә ун елда иң күп сатылган китаплар, авторлар исемлеген чыгарды.  Әлбәттә, исемлекне әдәбият тарихында  йөз еллар яшәячәк әсәрләрдән генә тора дип булмый. Алдан ук әйтәсе килә, бу исемлек шунысы белән кызыклы, анда теге яки бу китап, автор җәяләр эчендә ничә экземплярда сатылганы күрсәтелгән. Кыскасы, исемлек менә мондый.

 

2001-2010 елларда “Мәскәү” сәүдә йортында иң күп сатылган китапларның беренче унлыгы:

 

1.Паоло Коэльо «Алхимик»  (31 395);

2.Джоан Ролинг «Гарри Поттер и философский камень»  (23 738);

3.Дэн Браун «Код да Винчи»  (23 479):

4.Павел Санаев «Похороните меня за плинтусом»  (20 762);

5.Джоан Ролинг «Гарри Поттер и узник Азкабана»  (19 608);

6.Борис Акунин «Алмазная колесница»  (19 161);

7.Джоан Ролинг «Гарри Поттер и тайная комната»  (18 613 );

8.Борис Акунин «Любовник смерти» (17 561 );

9.Борис Акунин «Любовница смерти»  (16 786 );

10.Паоло Коэльо «Вероника решает умереть»  (16 511).

 

2001-2010 еллардагы иң популяр авторлар:

 

1.Борис Акунин  (198 051);

2.Паоло Коэльо  (118 723);

3.Джоан Ролинг  (90 581);

4.Дарья Донцова  (78 888);

5.Дэн Браун  (52 347);

6.Харуки Мураками  (50 456);

7.Людмила Улицкая  (39 591);

8.Александра Маринина  (37 645);

9.Евгений Гришковец  (35 665);

10.Сергей Лукьяненко (34 807).

 

Һәр елда иң күп сатылган китап:

 

2001 – Борис Акунин «Любовница смерти» (12 065.);

2002 – Джоан Ролинг «Гарри Поттер и философский камень»  (10 111);

2003 – Паоло Коэльо «Одиннадцать минут»  (9 745);

2004 – Джоан Ролинг «Гарри Поттер и Орден Феникса»  (7 292);

2005 – Оксана Робски «Casual»  (8 838);

2006 – Сергец Минаев «Духless: Повесть о ненастоящем человеке» (9 463);

2007 – Джоан Ролинг «Гарри Поттер и Дары Смерти»  5 567);

2008 – Евгений Гришковец «Асфальт» (6 922);

2009 – Борис Акунин «Сокол и Ласточка»  (4 655);

2010 – Борис Акунин «Весь мир театр» (4 710).

 

Аерым бер кибет мәгълүматларына карап кына Россия китап сәүдәсе, укучылары хакында ниндидер бер гомуми нәтиҗә ясау бик үк дөреслеккә туры килеп бетмәс. Әйтик, казанлылар ни укый соң? Мәскәүлеләрдән калышмый Акуниннымы,  Паоло Коэльо яки дөнья күләмендә кинолары белән бергә үтә дә популярга әйләнгән Стефани Майернымы?

 

Бу сорауга җавап бирүе авыр түгел. Казанда кайсы китап кибетенә керсәң дә, иң популярларын аерып, “Яңа китаплар” яки “Бестселлерлар” дип язып куелган махсус киштәләргә тезәләр. Ул киштәләр шул “Мәскәү” кибете исемлеген хәтерләтә дә. Соңгы вакытта киштәләрдә Акунин,  Коэльо, Ролинг, Муракамиларны Стефани Майер, Элизабет Гилберт, Стиг Ларссон, Патрик Зюскинд һәм тагы берничә рус авторы бераз кысрыклап тора. Әмма, кызганыч, “яңалар”, “бестселлерлар” рәтенә татар китапларын куймыйлар...

 

Авторларга кагылышлы тагын бер рейтингка тукталасы килә. Кайбер интернет чыганакларга караганда, бүгенге көндә дөнья күләмендә иң популяр авторлар булып  Бернхард Шлинк («Чтец» романы авторы, әсәрләре 39 телгә тәрҗемә ителгән)  – немец язучысы; Хоссейни Халед («Бегущий за ветром» әсәренең гомуми тиржы 10 миллионнан арткан, 50 дән артык телгә тәрҗемә ителгән)  – Америкада яшәүче әфган язучысы; Марк Леви («Дети свободы» китабы авторы, әсәрләре 33 телгә тәрҗемә ителгән) – француз язучысы; Кормак Маккарти («Кони, кони…» китабы Америкада кибетләргә чыккач беренче алты айда 190 000 данә сатылган ) – Америка язучысы тора. Әлеге мәгълүматны укыгач үзеннән үзе бер-бер артлы сораулар туа. Чит илләрдә исең китәрлек итеп язалармы? Әллә язудан бигрәк, укыта беләләрме? Бәлки: “Кеше үз гомерендә 10 китап укырга тиеш. Әмма ниндиләрне икәнне белер өчен меңәрләгәнне укырга кирәк”, - дип яшиләрдер?  Бер төсле генә төгәл җавап та юк кебек. Кыскасы, язалар, саталар, укыйлар... Кирәк икән, киносын да төшерәләр.

 

Аларга гаҗәпләнеп утырганчы үзебезнең татар язучыларына, китапларына якынрак килик әле. Әйдәгез, түбәндәге сорауларга язма астында җавап бирик.

 

1. Узган елда ничә татарча китап укыдың һәм кемнәрне?

2. Ничә татарча китап сатып алдың һәм ниндиләрне?

3. Нинди татарча әсәрне башкаларга да укырга тәкъдим итәсең?

 

Нәтиҗәдә, татар китаплары турында бергәләп төзелгән яңа рейтинг хасил булыр. Популяр рус һәм чит ил китаплары белән генә танышырга димәгән. Фикерләрегезне көтеп калабыз!

 

Өстәмә.

 

Миили китап – ул халыкның көзгесе. Аны тик укый, аңлый белергә генә кирәк.

Ә.Кәримуллин, галим.

 

Һәр укымышлы кеше үз гомерендә 8 - 10 китап укырга тиеш. Ниндиләрне? Моны белер өчен 15 меңләп том укыгыз...

И.Бабель, совет язучысы.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 02.01.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»