поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.01.2011 Җәмгыять

Яңа елга – яңа фаразлар

Ак Куян елы җитте, җәмәгать. Хыялыйлар, фәйләсүфләр, үз эшенең “әртисләре” елы бу. Озын колак – Көнчыгыш календаре буенча иң сөйкемле, иң шәп җәнлекләрнең берсе. Димәк, 2011 ел да тулаем алганда шәп узачак дигән сүз. Шулай да йолдызлыкның барлык билгеләрен бер кат барлап чыгыйк әле. Кем белә ...

Кучкар (21.03-20.04)

 

Сәламәтлегегез ел дәвамында ныклы булачак. Шулай да язгы чорда күбрәк ял итү, саф һавада күбрәк йөрү, вак-төяк өчен бетеренмәү кирәк. Куян елы шәхси тормышыгызда җитди үзгәрешләр вәгъдә итә. Кызыклы кешеләр белән танышулар, очрашулар, мәхәббәттә аңлашулар көтелә. Яз айлары – планнарыгызны тормышка ашыру өчен бик уңайлы чор. Бигрәк тә иҗади һөнәр ияләре зур уңышларга ирешәчәк. Һич көтмәгән төштән керем чыганагы да пәйда булырга мөмкин әле.

 

Үгезбозау (21.04-20.05)

 

Ел башында көч-куәтегез, сәламәтлегегез ташып торачак. Тик берьюлы берничә бурычны хәл кылырга тотыну гадәте генә ел урталарында хәлсезлеккә китерергә мөмкин. Йолдызлар эшләрегезне әкренләп, үз җаегыз белән, организмыгызга зыян китермичә генә башкарырга куша. Язмыш дигән әйбер шәхси тормышыгызга яңа мәгънә өстәү мөмкинлеге ачачак. Мәхәббәт өлкәсендәге мөнәсәбәтләр “Америка таучыклары”н хәтерләтәчәк. Тоткычларына ныграк ябышырга кирәк аларның! Сентябрь – бик мөһим бер яңа эшегезне башлап җибәрер өчен бик кулай чор. Финанс хәлегез әкренләп кенә яхшырачак.

 

Игезәкләр (21.05-21.06)

 

Тулаем алганда ел дәвамында кәеф-рухыгыз күтәренке булачак. Тик җәйге айларда гына ашкайнату системасына игътибарлырак булып, хәмер-мазар белән артыгын мавыкмау кирәк. Беренче яртыеллыкта эшегездә шактый ук алга китешләр, шулай ук шәп кенә премияләр, башка акчалата кызыксындырулар көтелә. Ел азагында конкурентларыгызга игътибарлырак булып, идеяләрегезне җитәкчелегегезгә үз вакытында җиткерергә тырышыгыз.

 

Кысла (22.06-22.07)

 

Кыслаларга бөтен ел дәвамында саграк булу комачауламастыр. Алар, көч-энергияләре, кәеф-рухлары тиешле күтәренкелектә булуга карамастан, дөрес тукланмау һәм гигиена таләпләренә бармак аша гына караулары аркасында кайбер проблемалар алдында калырга мөмкиннәр. Куян елы бик күпләргә үзләре көткәнне – якыннарының күңел җылысын, игътибары, ярдәмен бирәчәк. Бердәнберләрен әлегәчә таба алмый йөргәннәр – табачак! Тик күчемсез милек кенә сатып алу ярамас.

 

Арыслан (23.07-23.08)

 

Яңа 2011 ел нык сәламәтлек, әйбәт кәеф-рух, яхшы иммунитет вәгъдә итә. Шулай да, булганны югалтмас өчен, бөтен ел дәвамында сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Гаиләнең нигезе – якын кешеләрнең үзара аңлашып, ярдәм итешеп яшәве. Шуңа күрә йолдызлар янәшәгездәгеләр турында бер генә минутка да онытып тормаска куша. Очраклы гына килеп туган вакыйгалар зур табыш белән төгәлләнергә мөмкин. Көзен читтән-миттән акча эшләү мөмкинлекләре бик күп булачак. Шуның нәтиҗәсендә кесәгез әйбәт үк калынаячак.

 

Кыз (24.08-22.09)

 

Йә уңам, йә туңам – 2011 ел девизы әнә шундый “Унлыкка” тидерүе авыр, ә менә ахмаклыклар эшләп ташлавы җиңел ... Аның каравы, җиңгән очракта отышыгыз бик күпләрне көнләштерерлек булачак. Кирәкмәс элемтәләр юкка чыгачак. Алмашка яңа мөнәсәбәтләр киләчәк һәм инде март аенда ук алар Кызларның кәеф-рухына әйбәт йогынты ясаячак. Сентябрь – бик зур керемнәр чоры.

 

Үлчәү (23.09-23.10)

 

Ел бик тә уңышлы башланып китәчәк. Әмма ел урталарына акыл киеренкелеге килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә ял турында онытмау кирәк. Апрель аенда яңа вазыйфага күчү ихтималы зур. Бу яңа вазыйфада үзегезнең нәрсәгә сәләтле булуыгызны тиешенчә күрсәтә алганда, зур уңышларга гына түгел, дан-шөһрәткә дә күмелми калмаячаксыз! Акча мәсьәләсендә дә бернинди җитмәүчелек булмаячак. Тик планнарыгызны гына сер итеп тотарга тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә дә зарланып булмаячак. Ешрак елмаегыз, башыгыздан күңелсез уйларны, явыз ниятләрне, көрсенү һәм нәфрәт хисләрен алып ташлагыз, зарарлы гадәтләрегезне онытыгыз.

 

Чаян (24.10-22.11)

 

Чаяннар тугрылыклары белән бик мактана ала торган халык түгел, ди йолдызлар. Әмма 2011 елда бу мәсьәләдә ничек тә булса төзәлү ягын карау кирәк. Финанс ягына килгәндә, муллык көтелә. Керемнәрегез тайпылышсыз төстә үсәчәк. Тик нигәдер кредитлар гына алу киңәш ителми. Октябрь ае Чаяннарны көчле хисләр өермәсендә калырга, икеләнергә, каушарга мәҗбүр итәчәк. Сезнең тылсым көченә бәрабәр сөйкемлелегегез тирәгездәгеләрне битараф калдырмаячак. Шул сәбәпле һәрвакыт игътибар үзәгендә булачаксыз.

 

Укчы (23.11-21.12)

 

Көч-энергияләре ташып торган Укчылар галәмәт зур уңышларга ирешәчәк. Актив һәм оптимист булу – ел дәвамында Укчылар өчен иң кирәкле сыйфатлар әнә шул. Ялгызлар, ниһаять, үз ишләрен табачак. Апрель ае – тормышыгызда икенең берен сайлап алу өчен әһәмиятле чор. Яңа эшкә күчүегез бар. Финанс мәсьәләсендә, һәр ялтыраган алтын түгел, дигән гыйбарәне истә тотып, саграк кылану кирәк. Гомумән алганда, матди яктан муллык вәгъдә итә торган ел. Җәй көннәрендә яшерен мәхәббәт утында янулар булырга мөмкин. Ел азагында исә сөеклегездән сюрпризлар көтегез. Хәер, алар төрлечә дә булырга мөмкин ...

 

Кәҗәмөгез (22.12-20.01)

 

Ел башыннан ук үзегезгә Кояш планетасы зур йогынты ясый башлаячак. Ә ул – тормыш чыганагы. Шуңа күрә Кәҗәмөгезләр сәламәтлекләренең ныклыгы белән мактана алачак. Тормышыгыз активланып китәчәк. Мөлаемлыгыгыз бермә-бер артачак. Сөеклеләрегез белән үтә җылы мөнәсәбәтләрегез канатландырачак. Һөнәри эшегездә искитмәле зур алга китеш булачак. Байлыгыгыз ишәячәк. Тик йолдызлар барыбер акчагызга җиңелчә мөнәсәбәттән качарга куша. Февраль һәм май аеруча уңышлы айлар булачак. Дус-ишләрегез белән ешрак аралашып, уңай эмоцияләрне күпләп алсагыз, 2011 елда сезгә берни яный алмаячак!

 

Сукояр (21.01-19.02)

 

Сукоярлар иркә-наз “океаны”нда коеначак. Ел башында әлләни зур керемнәр көтелмәгәнлектән, акчагызны санабрак тотарга кирәк булачак. Аның каравы, елның икенче яртысында әйбәт кенә акча эшләү мөмкинлеге туачак. 2011 ел азакларында яңа эшкә күчүегез яки карьерагызда югарырак баскычка күтәрелүегез бар. Ә инде эшсез калганнар, һичшиксез, яңасын – тагы да әйбәтрәген табачак. Сәламәтлегегез сынатмаса да, февраль аенда организмыгызга игътибарлырак булу кирәк сыман.

 

Балык (20.02-20.03)

 

Яңа елда Балыклар сәеррәк гамәлләре белән сөеклеләрен әледән-әле шаккатырып торыр шикеллерәк. Мөнәсәбәтләрегез ел азагында, эчке дөньягызга билгеле бер гармония тапкач, тотрыклыланачак. Финанс хәлегезгә килгәндә, март, июнь һәм август айларында кирәкмәгән тәвәккәллегегез аркасында акчагызны югалтуыгыз бар. Ә ноябрь аенда, киресенчә, саллы гына күләмдә акча эшләү мөмкинлеге туачак. Сәламәтлегегез тулысынча хисси халәтегезгә бәйле булачак. Көр күңеллелек чир-чорны читләтеп үтәргә ярдәм итәчәк, ә инде зарлану-сыкранулар хәлсезлеккә китерәчәк. Эшегездә дәрәҗәгез күтәреләчәк.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»