|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2022 Фаҗига
Йоклаган булсак, исән калмас идекБыелның беренче яшенле яңгыры зыян салырга да өлгерде. Аксубай районының Такталы авылында яшәүче Зариповларның йортларында янгын чыкты. Хафиз абый белән Гөлшат апа икесе дә лаеклы ялда. Әти-әниләреннән калган нигездә гомер итәләр. Өч балалары үз гаиләләре белән төпләнеп яши. — Сәгать кичке тугызынчы яртыда хатыным йокларга яткан иде, мин күктә сызылган утларны күреп, яшен сукмасын дип, телевизорны сүндердем. Кинәт шарт-шорт иткән тавышлар ишетелә башлады. Әллә мичкә берәр нәрсә булдымы дип, аш бүлмәсенә йөгереп чыктым. Тәрәзәдән карасам, җирдә кызыл шәүләләр абайлана. Безнең йортның шифер түбәсе шартлап яна икән бит, — дип сөйли Хафиз абый. Ул арада аларга ярдәмгә күршеләре дә килеп җитә. Сиртмәле кое саекканчы су ташыйлар. Янгын сүндерү машинасын чакырталар. — Гөлшат, янабыз, документларны җый, дип кычкырдым. Документларыбыз барысы да кара чемоданда саклана. Үзем кием-салым, телевизорны, кулга нәрсә эләгә, шуны алып чыгарга өлгердем. Йоклаган булсак, исән калмас идек, — ди Хафиз абый. Өйнең алгы ягы гына янмый калган. Хәзер Зариповлар шунда яши.
— Чистарттык, юдык. Түбәсе юк инде. Су үтмәсен өчен, аны пакет белән томаладык. Янәшәдә генә абыйлар яши. Тик гел күршеләрдә куну да уңайсыз. Сыерыбыз бар, сөт үзебездә, Аллаһка шөкер. Йортны иминиятләштергән идек. Аз булса да акчасы чыгар дип өметләнәбез. Яшәргә тырышабыз әле. Елап сәламәтлек кенә бетә, — ди Хафиз абый.
Хәзер төзелеш материаллары икеләтә кыйммәтләнгән заманда иминият акчасына гына өй салып булмас анысы. Зариповлар фаҗигасенә битараф булмаган кешеләр аларга ярдәм кулы суза ала.
Теләгән кеше акчаны Хафиз Исхакович Зарипов исемендәге “Сбербанк” картасына күчерә ала. Карта 8-903-061-00-25 номерына бәйләнгән.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|