поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2022 Язмыш

Нәни кызын югалткан Эльвира Фазлыева: «Яңа тормыш башларга вакыт җиткәндер»

Тормышы – җырында. Ул күргән кайгы-хәсрәтне җырчының иҗатын күзәтеп баручылар да кичерде. Ике ел элек кызын югалткан Эльвира Фазлыева бүген яңа тормыш корырга тырыша.

– Ни хәл?
 
– Аллага шөкер. Алга карап яшәргә тырышам. Концертларда катнашкалыйм. Әле менә җырчы Динара Рәхимованың концертларында махсус кунак буларак чыгыш ясап йөрим. Яңа җыр әзерлибез.
 
– Күптән түгел сезгә тәкъдим ясадылар. Котлыйбыз! Булачак тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
 
– Безнең танышуга да нәкъ менә Динара сәбәпче булды. Озак очрашып йөрдек, дип әйтә алмыйм, ләкин бер күрүдә үк күңелемә якын кеше булып тоелды ул миңа. Тәкъдимне исә көтмәгәндә, уйламаганда ясады. Шулай да, риза булдым. Бу адымын изге рамазан аенда ясавына бигрәк тә сөендем.
 
– Яңа мөнәсәбәтләр башлау кыен булмадымы?
 
– Мөнәсәбәтләр бит әле башланып кына килә…
 
– Тормышыгызның яңа этабы башлана, дип әйтә аласызмы?
 
– Шулай буласына ышанасым килә. Газапларны күп күрергә туры килде, алга таба атларга, бәхетле яңа тормыш башларга вакыт җиткәндер.
 
– Аиданың әтисе – Александр белән сез нинди мөнәсәбәттә?
 
– Бала хәсрәте араларыбызны суытты шул…
 
– Кызыгызны сагынмаган көнегез юктыр… Бу яра белән яшәргә ничек өйрәнәсез?
 
– Мондый хәсрәтне үз башыннан кичергәннәр генә аңлар. Кызымны ике ел элек югалттым. Аның чын күңелдән елмаюын, матур итеп көлүен, шаяруларын, «Әни, мин сине яратам!» дип әйтүләрен көн дә сагынып искә алам. Бу куркыныч төш кайчан да булса тәмамланып, уянырмын да, янә Аидамны кочагыма алырмын сыман. Ләкин бу төш түгел, бу – чынбарлык. Кызганыч, үткәннәрне кире кайтарырлык көчем юк шул. Миңа кырыс чынбарлыкны кабул итеп, алга таба яшәргә генә кала…
 
– Авыр чакта иң зур терәгем әти-әнием булды, дигәнсез бер әңгәмәдә. Алар биргән иң кадерле киңәш нинди булды?
 
– Әти-әнием дә минем белән бергә кичерделәр бу хәлләрне. Беләм, аларга икеләтә авыр. Аида да аларны бик яратты, «әбием», «бабаем» гына дип торды. Озак күрешми торсалар, төннәрен сагынып елый иде.
 
Бу югалтудан соң минем өчен дә бик кайгырды алар. Иң авыр чагымда әнием миңа: «Кеше арасында булырга тырыш, эшкә чык, япа-ялгызың калма», – диде. Иң кадерле киңәше шул булгандыр.
 
– Сезне күпләр «ТНВ» телеканалындагы «Вызов 112» тапшыруы аша да белә. Үз тормышыгызда булган фаҗигадән соң бәла-казалар, хәвефле хәлләр турында сөйләү кыен түгелме?
 
– Бик кыен. Тамакка төер утырган чаклар еш була. Ләкин фаҗигаләр турында юкка гына сөйләмибез без. Шул рәвешле башка кешеләрне хәвеф-хәтәрләрдән сак булырга өндибез, күпмедер дәрәҗәдә кисәтәбез дә.
 
Блиц-сораштыру
– Хисләрегезне җырга саласыз. Сезнең өчен җыр нәрсә ул?
 
– Күңелемә юаныч.

– Иң бәхетле көнегез?
 
– Кызым Аида туган көн.

– Бүген хатын-кызга бәхетле булу өчен нәрсә җитми?
 
– Бүген хатын-кыз артык көчлегә әйләнде. Алар янында ир-егетләр, киресенчә, көчсез булып күренә. Минемчә, һәркем үз урынында булырга тиеш. Көчле ир-егет янында хатын-кыз үзен бәхетсез димәс, мөгаен.

– Сезне чыгырдан чыгара торган күренеш?
 
– Ялган, хыянәт һәм дөреслек булмау.
 
– Иң зур терәгегез кем?
 
– Әти-әнием, туганнарым.
 
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»