поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.01.2011 Җәмгыять

Гөлнара Исмаева белән Нью-Йорк буйлап сәяхәт (ФОТО)

Чын мәгънәсендә дөньяның башкаласы дип игълан итәрлек, акылга сыймаслык һәм шул ук вакытта искиткеч матур шәһәр ул Нью-Йорк. Байлык һәм хәерчелек, мәдәният һәм криминал бер казанда кайнаган әлеге каланы америкалылар “Зур алма” дип атыйлар.

Нью-Йорк (New York City) – Америка Кушма Штатларының кечерәйтелгән күчермәсе. Шушы илдә очрый торган төрледән-төрле нәрсәләрне – мәдәният, раса, диннәр, иҗтимагый проблемалар, җинаять төре дисеңме, муллык күрсәткечләре, милли аш-су, дөньяга караш, мода – боларның барысын да, һичшиксез, Нью-Йоркта табарга мөмкин. Тарихка күз салсак, аңа 1626 елда голландлылар нигез салган, Яңа Амстердам дигән исем кушканнар. 1664 елда исә инглизләр дилбегәне үз кулына ала һәм башка исем бирә. 

Шәһәр Гудзон елгасы тамагында өч утраучыкта урнашкан. Башка бер генә шәһәр дә үзен Дөньяның Башкаласы дип атый алмый һәм әлеге атаманың җаваплылыгын күтәрә алмый. Кеше өстендә кеше яши монда – мисалга, Нью-Йоркның Манхэттен дигән районында (мәйданы – 800 кв. км) 7 миллион кеше исәпләнә, шәһәр яны халкын да өстәсәң, 18 млн. була. Әйтеп бетергесез тыгыз булса да, мондагылар шәһәрне сукрана-сукрана үлеп яраталар, гиперактив мохите элек-электән дөньяның әллә кайсы кыйблаларыннан әллә кемнәрне үзенә тартып китерә.

Нью-Йорк буйлап йөргән кеше нәрсәнең аның өчен иң кызыклы икәнен анык кына әйтә алмый. Кая гына барсагыз да, инде монда булган кебек тоелачак. Биредә 18 000 ресторан, дөньякүләм дәрәҗәдәге 150 музей, төрле илләрдән китерелгән тауар белән тулы 10 000нән артык кибет.

Манхэттен (Manhattan) – Нью-Йоркның үзәге. Утрау кайчандыр Манна- Хата кабиләсеннән нибары 24 долларга сатып алынган, ә хәзер яхшылап карыйм дисәң түбәтәең шуып төшәрлек күпкатлы биналар белән шыплап тулган ул.

Утрау буйлап шау-шулы Бродвей (Broadway) сузылган, монда банклар, кибетләр, театрлар. Бишенче Авеню (The fifth Avenue) – Нью-Йоркның иң затлы урамы, купшыдан-купшы кибетләр, рестораннар һәм кунакханәләр, истәлекле урыннар шушында инде. Бродвей тамашасы – дөньякүләм танылган шедеврлар “Cats”, “Les Miserables”, “Miss Saigon”, “Phantom of the Opera”, “Titanic”ларны бары тик Нью-Йоркның данлыклы театр районында (40 һәм 50 урамнары арасында) гына күрә аласыз. Күп кенә спектакльләр көн саен ел әйләнәсе бара.

Күп еллар дәвамында дөньяда иң биек бина булып Нью-Йорктагы “Эмпайер Стейт Билдинг” (Empire State Building) дигән 102 катлы йорт саналды, ул 1930-1931 елларда төзелгән. ХХ гасыр ахырында исә бу статуска шулай ук Нью-Йоркта урнашкан ике башнялы (110 катлы, биеклеге 412 метр) Халыкара Сәүдә Үзәге (World Trade Center) ия иде, кызганыч, алар 2001 елның сентябрендә террорчылар тарафыннан юк ителде. Шулай ук Чикагодагы “Сирс һәм Робак” (Sears Tower) 109 катлы, аның биеклеге 442 метр, Эмпайер Стейт Билдинг (җир астындагы катында Гиннес рекордлары музее) һушыңны алырлык.

Хөрлек Сыны (Statue of Liberty) – Нью-Йоркның, АКШның символы. Ул Америка демократиясенең билгесе санала. Франция хөкүмәте аны Америкага, мөстәкыйльлеген игълан итүнең 100 еллыгына бүләк итә (шунысы бар, 1886 елда, ун елга соңарып тапшырган икән). Сын берничә өлештән тора, Парижда эшләнгән, алар корабка төяп,  Нью-Йоркка китерелә. Сынны Нью-Йорктагы Хөрлек утравына куялар.

Эчке каркас Александр Гюстав Эйфель проекты буенча ясалган. Сынга 2 мм калынлыгындагы 300 метр бакыр киткән, Хөрлек Сынының биеклеге 46 метр, күтәртмәсе 45 метрлы.

Метро аерым игътибарга лаек, станцияләр 500-800 метр саен. Шәһәр аркылыдан буйга казылып беткән, метро тармаклары утрауларга, барлык аэропортларга, мәйданнарга, торак кварталларына кадәр җитә. Ләкин аның эшләү системасын иң аз дигәндә урта техник белем алган кеше генә шундук аңлап ала торган, катлаулырак.

Даунтаун. Нью-Йоркның эшлекле өлеше, ягъни Американың финанс кодрәте гәүдәләнеше. Биредә данлыклы Уолл-стрит, эре банклар, 1792 елда төзелгән танылган Нью-Йорк Фонд биржасы. Уолл-стрит (Wall Street) – тар гына урам ул, әйтерсең, банк биналары белән кысылган-изелгән, көндез дә ямансу ярымкараңгылык хөкем сөрә анда. Уолл-стритта торак йортлар юк, бер төркем клерк һәм биржа маклерлары шушында көне-төне эшли. Тагын бер эре эшлекле урын, Рокфеллер үзәге, 10 гектар мәйданны били. Бик күп администрация биналары, музейлар, театрлар булуга карамастан, шәһәр территориясенең 17%ын парклар, ике тыюлык, балалар өчен уен мәйданчыклары тәшкил итә.

Рокфеллер үзәге – 5 һәм 6 авеню арасында урнашкан комплекс, мәһабәт RCA (Американың Радиокорпорациясе), күпсанлы теле-радиостудияләр, офислар, кибетләрне үз эченә алган. Кышын монда бик зур чыршылар куялар һәм искиткеч күп лампочкалар белән бизиләр. Шулай ук Нью-Йоркта иң популяр шугалак бар монда. Ирем белән анда тимераякта йөрергә яратабыз.

Чайнатаун (Chinatown) – Кытай кварталы, анда да эреле-ваклы кибетләр, рестораннар күп. Арзанлы әйберләр сатып алырга менә дигән урын, ләкин тауарларның барысы да Кытайда җитештерелгән дип уйламагыз. Гринвич Виллидж һәм Сохо сәнгать галереялары, кафе, джах клублары, бизәү эшләнмәләре, китаплар, компакт-дисклар, сувенирлар һ.б. әйберләр кварталы. Кыскасы, Чайнатаун Нью-Йоркның иң эре мәдәни үзәге, аңа  Метрополитен, Эвери Фишер Холл опера һәм концерт залы, берничә театр керә.

 “Метрополитен” музее АКШта иң эре сәнгать галереясы, анда Европа һәм Америка сәнгать үрнәкләренең коллекциясе, Борынгы Шәрык, антик чор һәм АКШ мәдәни хәзинәсе җыелган.

Мадам Тюссо балавыз сыннар музее төзекләндерүдән соң 2000 елда ачылды, экспозициядә 200дән артык сюжет. “Это случилось в Нью-Йорке” дигән аттракцион, ягъни кичке шәһәр буйлап тылсымлы виртуаль сәяхәт бик ошады.

“Zagat” исемле абруйлы рестораннар белешмәсе Манхэттендагы 5 иң яхшы төнге клуб һәм рестораннны ачыклаган. Lenox Lounge (288 Lenox Avenue), Evelyn Lounge (380 Columbus Avenue), Session 73 (1359 First Avenue), Delta Grill (700 Ninth Avenue), Chicago B.L.U.E.S. (73 Eighth Avenue) – һәрберсендә “җанлы” башкаруда блюз һәм джаз тыңлап ләззәтләнергә мөмкин.

2001 елның 11 сентябренә кадәр Нью-Йорк Американың иң куркынычсыз һәм халык еш була торган шәһәр иде. Кунаклар өчен биредә бихисап кунакханәләр төзелә, искеләре төзекләндерелә. Шунысын истә тотарга кирәк, арзанлы шәһәр түгел ул. Шәһәрнең зур бер өлешен туристлар түгел, ә конференцияләргә, күгәзмәләргә, очрашуларга килгән эшлекле кешеләр тәшкил итә. Кунакханәләр нәкъ менә аларны күздә тотып төзелә дә инде.

Лас-Вегастан тыш, АКШта тагын бер комарлы уен бизнесы бар – ул Атлантик-сити. Нью-Йорктан ерак түгел. Мин анда булдым, кулыма бер-ике фишка да тотып карадым әле. Шәһәрне Лас-Вегасның кечерәйтелгән, алай ук купшы булмаган варианты дисәң була. Нью-Йоркка эләккәч, форсаттан файдаланып, шул тирәдә генә рулеткада үз бәхетен сынап карарга, “бер куллы бандит” белән тарткалашып алырга теләүчеләр өчен әйбәт бу. Тиздән Нью-Йоркта Раштуа бәйрәме, Яңа елны билгеләп үтәчәкләр. Бу вакытта монда килсәң, үзеңне ниндидер Америка фильмына эләккән кебек хис итәсең – утлар, чыршылар, витриналар, шугалаклардан күзләр камаша... Үземнең дә бирегә килгәнче, боларның барысын ничәмә ничә тапкыр кинода күргәнем бар иде, чынбарлыктагы Раштуалы Нью-Йорк бигрәк тә нәкъ менә үзенең барлыгы белән шаккатыра. Беләсезме, Нью-Йоркта Раштуаны үткәрү традицияләре шулкадәр көчле, шуңа күрә аны Раштуаның үзе дип әйтергә була. Моны чын-чынлап тою өчен кайда барырга һәм нәрсәне тамаша кылырга кирәклеген белергә кирәк.

Беренче чиратта, яхшылап җылы итеп киенәсе. Бу кадәр күп һәм төрледән-төрле утлар балкышын Сез бүтән беркайчан да, беркайда да күрә алмаячаксыз. Нью-Йорк көндәлек тормышта да яктыртылу чаралары белән дан тота, ә Раштуа вакытында бигрәк “хәтәр”!.. Урамдагы һәрбер агачның ботаклары төрле төстәге гирляндалар белән уралып беткән булыр. Үзенчәлекле якты “үрмәкүч ятьмәләре” биналардан асылынып тора, бөтен җирдә чуар итеп бизәлгән чыршылар, кибетләр ярыша-ярыша фасадларында яктылык шоулары ясый. Кибетләр генә түгел: Гранд-Сентрал-Терминал бинасындагы Вандербильт исемендәге холл ясаган лазер тамашасын күреп, Жан-Мишель Жарр үзе дә таң калыр иде, мөгаен. Иң мөһиме, тирә-юньдә халык ташкыны, монда барысы да күңел ача, бетмәс-төкәнмәс бәйрәм мохите тудыра. Бигрәк тә Бродвейда кешеләр күп була, ул аеруча нык яктыртылганга, Зур Ак Юл (Great White Way) дип атыйлар.

Нью-Йоркта иң бәйрәмчә бизәлгән урын Рокфеллер үзәгедер. Монда бик олы  чыршы куелган. Иң беренче тапкыр аны әлеге күренекле бинаны төзүче эшчеләр үзләре карап куану өчен генә куйган булган. Аннары бу традициягә әйләнгән һәм менә инде күп еллар буена чыршыда утлар кабызу йоласы Раштуада иң мөһим вакыйгаларның берсенә әйләнгән. Бу чакта концертлар бирәләр, тамашалар куялар. 1933 елда гирляндаларда 700 лампочка булса, хәзер 30 меңне тезәләр. Искиткеч күренеш бу, аны күрер өчен иртә таңнан килеп, мәйданда урын алып куярга кирәк. Быел утларны 2 декабрьдә 20 сәгать 55 минутта кабыздылар.

Бөтен Америкада һәм инде мин яратып өлгергән Нью-Йоркта үзенең иң рәхәт мәшәкатьләре һәм иң бәхетле минутлары белән истә кала торган Раштуа көннәре якынлаша. Нью-Йоркта өйләрне, мәйданнарны, урамнарны бизәү гадәтенең 100 еллык тарихы бар. Шәһәрдә яшәүчеләр аллы-гөлле төстәге гирляндалар эләләр, карлы сукмакларга ялтыравыклы ясалма чыршылар кадыйлар, күршеләренә атап кызыклы плакатлар ясыйлар, котлаулар язалар, бер-берсенә исәп-хисапсыз бүләкләр өләшәләр. Гадәти һәм виртуаль кибетләр көне-төне эшли, алардан сатып алучылар өзелми. Кулларына берсеннән-берсе матур пакетлар аскан, әле һаман да якыннарына тагын да кәттәрәк бүләкләр эзләп, витриналар буенча күзләрен йөгерткән кешеләрне күреп күңел була. Нью-Йоркта Яңа елны бәйрәм өстәле артында каршы алу бик үк килешеп бетми, анда бөтенесе дуслары һәм шәһәр халкы белән күрешү өчен урамга ашыга. АКШта, Көнбатыш Европада кебек үк, Раштуаны гаилә белән билгеләп үтәләр, ә Яңа елны дуслары арасында шау-шулы кичәләрдә каршы алалар. Бәйрәмнең атрибутлары – төн уртасында шампан шәрабы салынган бокал һәм таңгача рәхәтләнеп күңел ачу!

Яңа 2011 ел белән! 

Рәйсә БОРҺАНИЕВА тәрҗемәсе.

Christmas At Rockefeller Center

Нью Йоркта

Persey

Горур статуя

Сhristmas

VZ Мьюзик студиясендә

Санта бабай белән

Тайм Сквер

Тайм Сквер
 


Гөлнара ИСМАЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 03.01.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»