поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.05.2022 Шоу-бизнес

"Икебез ике төрле": Ләйсән Мәхмүтова ни өчен балдак кимәвен әйтте

Татарстанның атказанган артисты, композитор, автор-башкаручы, режиссер, сценарист Ләйсән Мәхмүтова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Ләйсән, синең үзеңә кайсы һөнәр якынрак – җырчы яки актриса?
 
– Үземне җырлый торган актриса итеп хис итәм, чөнки балачактан бирле спектакльләрдә уйнап килдем. Уйнау минем өчен һава сулаган сыман җиңел, рәхәт. Мин бу өлкәдә үземне судагы балык кебек хис итәм. Җырга килгәндә, бу – бүтән өлкә, ләкин аннан башка да үземне күз алдына китерә алмыйм. Өч минутлык җыр белән тирән мәгънә салып, теләгән сүзеңне әйтергә, йә шатландырырга, йә уйландырырга була. Мин эстрадада 24 ел бугай. Автор-башкаручы буларак тәүге җыентыгым 1997 елда дөнья күрде. “Юксыну” дип атала иде ул. Аранжировкалар ясап, туплап, җиренә җиткереп, югары сыйфатта ясап чыгарырга ул вакытта яшь аранжировщик, ә хәзер инде композитор һәм продюсер, бик талантлы кеше Марат Әхмәтшин булышты.
 
– “ЗөЛәйЛә” – тормышыңда аерым урын алып торган уңышлы проект...
 
– 23 ел дәвамында “ЗөЛәйЛә” белән дөньяны кайнатып, дер селкетеп йөрдек. Дөресен генә әйткәндә, уйлап торам да, чыннан да, без “ЗөЛәйЛә” белән текә идек. Продюссерсыз, арттан төртүче булмаган. Үз җырларын җырлап, үз стилен булдырган төркем ул. Лондон, Париж, Австралия һәм башка илләрдә булып кайттык бит. Нинди кешеләр өчен чыгыш ясадык. Хәтта Путин өчен дә, “Туган авылым” комплексында. Искә төшерә башласаң, очы-кырые юк... Мин һаман да җырлар язып башкарам.

– Әле дә Казан шәһәр филармониясендә эшлисеңме?
 
– Һаман да эшлим, инде 25 ел. Хәзер, Аллаһка шөкер, үзебезнең бинабыз бар – “Чулпан” мәдәният үзәге. Шунда үземнең күпкырлы талантларымны, үз көчемне татырга мөмкинлек бирәләр. Сәнгать җитәкчебез Чулпан Закирова: “Әйдә, син булдырасың”, – дип үзебезнең артистлар белән музыкаль спектакльләр куйдырта. “Австралиягә Сабантуйга” дигән комедия куйдым (Гөлшат Имамиева сценарие). Апрельдә “Йолдызлы Агентлар” дигән тамашаны чыгардык. Сценариен Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина белән берлектә яздык. Шул ук кызлар белән сценарий язып, филармония артистлары белән “Көтегез, без киләбез” дигән музыкаль комедия төшердем. Миңа бу эшем бик ошый, аннан тәм табам. Артистларның үзгәрүен күреп, уйнаган саен остара барганнарына шатланам, сөенәм, чөнки минем дә өлешем бар бит.
 
– Ирең Руслан хыялыңда йөрткән ир образына туры килдеме?
 
– Соңгы арада үземнең перфекционист (камиллеккә омтылучы, оптимист рухлы, дөньяны идеаль дип уйлаучы – Ред.) икәнемне аңладым. Ә ирем – шуның капма-каршысы. Икебез – ике төрле. Ничә ел буе бергә яшәп, ике бала үстереп, тормышка шатланып, дөньяларыбыз тыныч, барысы да яхшы булсын иде дип өметләнеп яшибез.
 
– Ләйсән, ни өчен балдак кимисең?
 
– Балдакны “ЗөЛәйЛә” вакытында ук кимәдем. Бер Мәскәү продюсеры, яшь чакта сәхнәгә балдак киеп чыгарга кирәкми, дигән иде. Ә без бит ул вакытта текә кызлар төркеме, имеш (көлә). Шуннан калган гадәт ул.
 
– Ни өчен ике малай янына бер кыз алып кайтмадыгыз?
 
– Аллаһка шөкер, Сөләйман белән Йосыф исемле ике улым бар. Олысына әтисе исем бирде, кечкенесенә үзем таптым. Сөләйман быел Казан сәнгать техникумын тәмамлый, Аллаһы боерса. Йосыф 4нче сыйныфта укый. Кыз алып кайтырга миңа бик кыен булыр иде, чөнки болары да җиңел бирелмәде. Кан басымы, шешенү, токсикос. Искә дә төшерәсе килми. Аякка аяк киеме сыймагач, кардан кроссовкидан йөри идем.

– Кызып китеп артыгын әйтеп, аннан соң үкенгән чакларың буламы?
 
– Кызып киткән чакларым бар. Ләкин мин хәзер инде зур кыз, һәр сүземне үлчәп, белеп, бәреп әйтәм. Юк, үкенмим. Әгәр әйтә башлыйм икән, димәк, мине моңа мәҗбүр итәләр, тыңласыннар. Мин беркайчан да кинәт кенә кызмыйм, аның сәбәбе булырга тиеш. Менә вакыт узып: “Эх, шулайрак әйтәсе калган, баш эшләмәгән”, – дип уфтанган чаклар була. 
 
– Син бүгенге Ләйсәннән канәгатьме? 
 
– Бик канәгать түгел әле. Күбрәк эшләргә кирәк. Берәр нәрсә майтарып, кызыклы проект уйлап чыгарып, аны чынга ашырырга кирәк дигән уйлар белән кайнап йөрим.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»