|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2022 Фаҗига
![]() Микроавтобус, бензовоз һәм пассажир автобусы бәрелешеп 27 кешенең гомере өзелгән
Украинаның көнбатышында – Ровнен өлкәсендә булган юл һәлакәтендә 27 кеше үлгән. Бу хакта җирле басмалар хәбәр итә. Дубенское районының Ситное авылыннан ерак түгел Киев-Чоп трассасында микроавтобус, бензовоз һәм пассажир автобусы бәрелешкән. 38 автобус пассажирының 26сы үлгән. Нибары 12 кеше исән калган.
Моннан тыш, микроавтобус йөртүченең дә гомере өзелгән. Фаразлар буенча, һәлакәт микроавтобус йөртүченең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|