|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2022 Җәмгыять
![]() Җырчы тракторист Элмурад Эркаев: Беренче сәхнәм трактор кабинасы булдыЭлмурад Эркаевны күпләр социаль челтәр аша җырчы трактор йөртүче буларак белә. Ул Казандагы бер оешмада экскаваторда эшли. “Җырлавым күңел өчен генә. Халык алдында чыгыш ясаганым юк. Беренче сәхнәм трактор кабинасы булды. Эшләгәндә музыка җибәрәм дә рәхәтләнеп кушылып җырлыйм”, — ди үзе. Элмурад Балтач районыннан. Хәзер гаиләсе белән Казанда төпләнеп яши. Өч балалары бар. Олы улларына да “техника җене” кагылган. Әтисе эзеннән ул да автотранспорт белгечлеген үзләштерә.
Элмурад кечкенәдән техникага тартылган. Мәктәпне тәмамлагач та, трактор йөртергә өйрәнгән. Аннары экскаватор йөртү серләренә төшенгән. Бу — катлаулы, куркыныч транспорт төрләренең берсе.
— Экскаваторның казый торган чүмече — кулыңның дәвамы кебек. Барысын да уйлап эшләү мөһим. Тимерне дә тоя белергә кирәк. Берәр нәрсә казый башласаң, интернет чыбыгын өзмәсәм, газ, су торбасына тидермәсәм ярар иде, дип куркып торасың. Чокырны да ишелмәслек итеп казый белергә кирәк. Экскаватор белән эшләгәндә, сак булу сорала, — ди Элмурад. Техника ватылса да, үзе төзәтә ул. Тик соңгы арада запас частьларның кыйммәтләнүе генә борчый аны.
Эшне башлаганда, рульгә утырганда, һәрчак “бисмилла”сын әйтә, догалар укый. Эркаевлар шәхси йортта яши, куяннар үстерәләр. Ни эшләсә дә, җыр — Элмурадның юлдашы. Әле күптән түгел гармунда уйнарга өйрәнә башлаган. Бу аның күптәнге хыялы булган. Илһам килгәндә, шигырьләр дә иҗат итә.
Беренче тапкыр экскаваторга утырган яшьләргә тәҗрибәле механизатор куркып калмаска, үзеңә ышанырга, шул ук вакытта игътибарлы булырга куша. Карап торырга зур техника булса да, экскаваторда ювелирдан ким эш башкармыйсың. Күз дә, кул да берьюлы эшли. Тәҗрибә туплар өчен, күп итеп хезмәт куярга, тырышырга, ялкауланмаска киңәш итте Элмурад Эркаев.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|