|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2022 Җәмгыять
![]() "Ахырзаман галәмәтедер инде!": Фәйрүзә Мәҗитова Татарстанда җир убылган урыннан куркыныч ВИДЕО төшергәнТНВ хәбәрчесе Фәйрүзә Мәҗитова Яшел Үзән районында 10 метр тирәнлектә җир ишелеп төшкән урыннан видео төшереп уртаклаша. Кадрлардан күренгәнчә, җимерелү мәйданы 5-6 сутый тирәсе. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, чәчүлек җирләре бу. "Күптән түгел генә тракторлар йөргән, ашлама керткәннәр. Ярый әле беркемгә дә зыян килмәгән. Янәшәдә генә шундый ук 3 чокыр бар, алар бик күптән барлыкка килгән. Су белән тулганнар. Монысы да тулырга мөмкин диләр", - ди Фәйрүзә Мәҗитова.
Дөресен генә әйткәндә, бу видеоны компьютер-телефон экраннары аша гына карарга да куркыныч. Ә Фәйрүзә үзе чокырның читенә үк килеп төшерергә дә шүрләмәгән, ахрысы.
Видео астына язылучылары "Ахырзаман галәмәтедер инде" дип комментарий да калдырганнар. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|