поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.05.2022 Могҗиза

Мунча иясен күргәч, чәчем агарды

... Икенче курсны тәмамлап, авылга әти-әни янына каникулга кайттым. Көндез ике трактор печән кайтартканнар иде. Шуны лапас башына урнаштыра-урнаштыра, ярты төн булган. Тузанга баткан эшчеләре өчен әни мунчаны ягып җибәрде. Кечкенә чактан ук мунчага үзем генә керергә курка идем. Гел олы апай белән йөрдек. Әмма бу юлы ул шәһәрдә калды.

Сыер савасы, малларны карыйсы бар, үзең генә кер, дип, әни мине үземне генә кертеп җибәрде. Ләүкәгә утырып, чәчләремне юдым, коендым, бермәлне күземне ачсам, әни кергән дә, миңа аркасы белән басып тора. Өстендә озын халат, башы сөлге белән уралган.
 
Мин юынуымны дәвам итеп, аның белән сөйләшә башладым, ләкин ул җавап бирмәде. Аңа борылып карадым һәм шунда халат кигән бу сурәт алга таба атлады да, диварга кереп китте. Мин бар тавышка кычкырып җибәрдем, ишек тоткасына килеп тотындым, үземә тарта башладым. Янәсе, бу җенне кире кертмим. Шулчак теге нәмәкәй миңа таба борылды, шунда аның йөзе юклыгын күрдем.
 
Бар тавышка кычкыруыма мунчага әни йөгереп керде, ишекне ачмакчы булып, икенче яктан тарта башлады. Ә мин ишекне эчке яктан тартам. Шунда гына әни, бу мин, ач ишекне, диде.
 
Төне буе керфек тә какмыйча, калтыранып чыктым. Икенче көнне, хәтта, урамга чыгарга да курыктым. бөтен почмакта теге йөзсез шәүлә мине сагалый сыман иде. Әнием чәч бәйләмемнең агаруын күргән. Күрше әбигә үзем белән булган хәлне сөйләгәч, син мунча иясен күргәнсең, ул төнге уникедән соң мунча керергә бара, ә син аңа комачаулагансың. Бөтен кеше мунча кереп чыкканнан соң, ләүкәдә бер тустыган кайнар су калдырырга кирәк. Шулай итсәң, мунча иясе йорт хуҗаларына рәхмәт укыр, кергәндә тамак кырырга кирәк, диде. Шуннан соң догалар укып, мине өшкерде. Тынычланып киткәндәй булдым, әмма моннан соң беркайчан да төнге уникедән соң мунчага кермәс булдым. Юынырга барсам да, апай яки әнине ияртә идем.
 
Сезнең дә мунча иясен күргәнегез бармы? 
 
Айгизә Гомәрова
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»