|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2022 Хәвеф-хәтәр
Тагын бер машина су астына киткәнБу ялларда Башкортстанның Зианчура районында күңелсез хәл булган. Зилаер районыннан ирле-хатынлы һәм кечкенә балалары булган бер гаилә, Магнитогорск-Ира автомобиль юлы буйлап барып, Сүрәм елгасы буена ял итәргә туктаган. Руль артындагы ир кеше елга яры буена борылырга уйлаган, ләкин бу урынның сөзәк һәм тайгак икәнлеген исәпкә алмаган, күрәсең – машина таеп, елгага таба ава башлаган.
Шул чакта автомобиль, бәхеткә, ярдагы нәрсәгәдер эләгеп, туктап кала. Шул мизгел эчендә гаилә салоннан чыгарга өлгерә, ә машина суга бата.
Гаилә әгъзаларының барысы да исән-сау. Могҗиза дими, нәрсә диясең?!.
Фото: https://selskieogni.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|