поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.04.2022 Язмыш

«Кызыбыз 42 яшендә дүрт сабыен ятим итеп, туган көнендә үлеп китте»

Буа рапйонының Исәк авыл җирлегенә караган Әлкигә дә кереп чыктык. Гөлсем апа белән Фирдүс абый Сөнгатуллиннар турында күп яздылар инде. Кызлары вафат булгач, аның дүрт баласын үзләренә алып үстергәннәр алар.

Алар үз балаларын каршылаган кебек каршы алдылар. Шулкадәр ачык, кунакчыл, киң күңеллеләр. Дүрт бала:  бер кыз, өч малай үстергәннәр, тик бер кызлары якты дөньядан китеп барган. 12 ел узса да, яраларыннан кан саркый әле.
 
– 42 яшендә дүрт сабыен ятим итеп, туган көнендә үлеп китте ул, – дип сүз башлады Фирдүс абый. – Шуннан соң дүрт оныкны үзебезгә алдык. Безнең киявебез дә алтын бәясе кеше иде. Ишеткән булгансыздыр инде, моннан 20 ел элек Буада өч полиция хезмәткәрен атканнар иде бит. Берсе безнең Гамил иде аның. Кызым өч бала белән тол калды. Ире үлгәч, аны башка ир-ат белән таныштырдылар. Матур гына яшиләр иде.  Уртак балалары да туды. Тик кызым кечкенә сабыена 2 яшь чагында үлеп китте. Аның йөрәге авырткалый иде. Үләсе көнне табиб та чакыртканнар, тик ул хастаханәгә бармаган. Әнә шулай итеп, дүрт бала ятим калды.
 
Фирдүс абый белән Гөлсем апага ул чакта балаларны бирәсе  дә булмаганнар. Ятимнәр йортына гына алып китәрләр дип курыкканнар. Бигрәк тә кечкенә оныклары өчен борчылганнар. Әтисе, бертуганнарыннан аерылмасын, әби-бабасында яшәсен, дип баладан баш тарткач, калдырганнар.
 
– Кызымның олы улы Илнур да әтисе кебек полиция хезмәткәре. Өйләнде инде. Кызы Энҗе Яшел Үзәндә кияүдә, Гөлназыбыз Мари Илендә яши. Ул да тормышлы. Кечкенәбез Айгөлгә 15 яшь кенә тулды әле. Безнең янда. 8 нчедә укый. Анысы бигрәк жәл булды. Олыраклары әниләренең юклыгын аңлыйлар иде. Елап интектермәделәр. Ә менә Айгөлгә әнисез кыен булды. Әле ул әнисе үлгәндә имә иде. Миннән ими таптырды. Идәнгә аунап елый иде сабыем. Бергә еладык, – ди Гөлсем апа.
 
Гөлсем апага кызы Резеда бер генә тапкыр төшенә кергән.  Кызының кулында ике пакет икән. Берсендә – хөрмә, икенчесендә – җимеш. Резеда аның берсен – әнисенә, икенчесен энесе Фәнискә бирә.
 
– Ризалыгын белдерүе булгандыр инде. Фәнис апасының каберен  карап кына тора. Балаларга да  терәк булды, – ди Гөлсем апа. Шулай диде дә елый башлады.  Фирдүс абый да яшен тыя алмый. Оныкларга сөенеп кенә онытылып торабыз, ди алар. Фирдүс абый тракторда эшләгән, соңгы елларда фермада мөдир булган. Сиксәнне тутырса да,  йөгереп кенә йөри әле. Ә 42 ел сыер сауган Гөлсем апаның аяклары авырта.
 
Сөнгатуллиннарның өч улы да үз тормышлары белән яши. Икесе – Казанда, төпчекләре Фәнис Буада икән. Гөлсем апа кечкенәсен 37 яшендә тапкан. Хәзер менә сөенеп туя алмыйм, ди.
 
– Без картаймый, кем картайсын, эт тә картайды инде. Шарикка да 12 яшь тулды, – ди Фирдүс абый этен яратып. Ә аннары үзенең яшьлеген сагынып: «Әле кайчан гына сайлау комиссиясе рәисе идем. Ничә еллар буе төнгә кадәр клубтан чыкмадым», – дип уфтанып куйды…
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»