|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2022 Мәдәният
Камал театры "Ирдәүкә. Мөхәҗирләр" спектакленең генераль прогонына чакыра
21 майда Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөхәҗирләр» романнары буенча куелган спектакльнең беренче өлешенең генераль прогоны тамашачыларга тәкъдим ителә. Театрның яңа проекты иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, 1890 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышларын сурәтли. Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар... Касса: (843) 293-03-74
--- |
Иң күп укылган
|