поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2022 Җәмгыять

Балаларга яңа түләүләр: кемгә, күпме, кайчан?

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә.

Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә. Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана (законлы вәкил) гариза юлларга тиеш. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак.
 
Якынча мәгълүматлар буенча Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 79 380 нән артык бала яңа түләү ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккеге кебек үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк: ягъни гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-аналарның хезмәт хакы булуы яисә аның объектив сәбәпләр буенча булмавы исәпкә алына, "нуль кереме" кагыйдәсе кулланыла.
 
Түләү гаилә  кеременә карап, республикада яшәү минимумы күләменнән чыгып (агымдагы елда ул 10 433 сум тәшкил итә) - 50% - 5216,50; 75% - 7 824,75 яисә 100% - 10 433,00, күләмендә билгеләнә, дип хәбәр итә Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.
 
Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары Пенсия фондына кергән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Пособие  беренче тапкыр түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнелә. Алга таба акчалар пособие түләнелә торган айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр күчерелә. Пенсия фондына оешмалардан мәгълүматлар яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслаучы документлар кермәгән очракта, карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтыла. Түләү 17 яше тулмаган балаларга 12 айга билгеләнә. 
 
1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән башлап, әмма бала 8 яшькә җиткәннән соң бирелә. 1 октябрьдән соң тапшырылган гаризалар буенча түләү түбәндәгечә башкарыла: 
- балага 8 яшь тулганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта, бала 8 яшь тулган көннән башлап;
- мөрәҗәгать бала 8 яшькә җиткәннән соң 6 айдан соңрак кергән очракта, мөрәҗәгать иткән айдан башлап.
 
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр МИР картасы буенча да, Россия почтасы хезмәте аша да түләнеләчәк.
 
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июленнән ялгыз ата-аналар тәрбияләүче 8 дән 16 яшькә кадәрге балаларга  түләү кертелде. Бу максатка  1 млрд. 384 млн. сум акча җибәрелгән инде. Президент карары яктылыгында хәзер бу ярдәм чарасыннан тулы гаиләләр дә файдаланачак.
Фото: Татар-информ
 
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»