|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2022 Җәмгыять
Татарстанда кар явуы көтелә
Бүген Татарстанда томан һәм уртача тизлектәге җил көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә -3 градустан +2 градуска кадәр, урыны белән -6 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +7..+12 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Шимбә көнне, 30 апрельдә, яңгыр һәм хәтта җепшек кар явуы ихтимал. Температура төнлә +4 градустан нульгә кадәр, көндез +10дан +15 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 1 майда, төнлә +2дән -3 градуска кадәр, көндез +7дән +12 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|