поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2022 Фаҗига

"Аны югалтканга ышанасы килми"

Кичә Азнакайның Актүбә шәһәр тибындагы бистәдә Луганск һәм Донецк республикаларында барган хәрби операциядә һәлак булган 20 яшьлек кыю солдат Николай Николаевич Петрушинны хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Бу турыда «Азнакай-информ» хәбәр итә.

Николай Петрушин 2001 елның 9 мартында Үзбәкстанның Каган шәһәрендә туа. Чуалышлар башлангач, гаилә Азнакай районы Актүбә бистәсенә кайтып төпләнә. Әнисе Светлана Федоровна һәм үги әтисе Юрий Нурфаисович аны игелекле, үз иленең чын патриоты итеп тәрбияләгән. Тугызынчы сыйныфтан соң Лениногорск политехника техникумында һөнәр үзләштерә. 2020 елда контракт буенча хәрби хезмәткә китә.
 
«Коляның чәче генә түгел, күңеле дә кояш кебек якты иде. Бер дә боегып йөргәнен хәтерләмим, һәрчак йөзе көләч булды. Өлкән сыйныфларга күчкәч тә тәнәфестә яныма йөгереп керер, хәлемне белеп чыгар иде. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач ничек сөенгәнен күрсәгез! Аны югалтканга ышанасы килми», – ди беренче укытучысы Татьяна Салаватова.
 
Николай Самарада хезмәт иткәндә сөйгән яры – Аннаны очрата. Алар быел 9 августта өйләнешергә дип ЗАГСка гариза да биргән була. Батыр уллары белән хушлашырга бөтен Актүбә халкы җыелды.
 
«Николай Николаевич Петрушин соңгы сулышына хәтле биргән антына тугры калып, Ватаныбыз иминлеге өчен көрәштә гомерен бирде, тиңсез батырлык үрнәге күрсәтте. Аның якты  истәлеге йөрәкләрдә һәм тарихта мәңге калачак», – дип Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әти-әнисенең, сөйгән яры Аннаның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
 
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелеге, депутатлар, районның хәрби комиссары Рәдиф Камалиев РФ Саклану министрлыгы исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашты.
 
Николай Петрушин һәлак булганнан соң «Батырлык ордены»на тәкъдим ителгән.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.04.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»